«Үз агачыӊны утырт!»

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

15 октябрь көнне Теләче авылында «Үз агачыӊны утырт!» акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Анда Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре катнашты.  Өмә барышында алар Теләче үзәк ял паркына Теләче районыныӊ яӊадан торгызылуына 25 ел тулу уӊаеннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабан туе уза торган паркта Саба урман хуҗалыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы агачы утыртуда үзләренеӊ өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International