Көз иң матур, якты һәм соклангыч ел фасылы. Күп кенә шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар үз әсәрләрендә көзгә сокландылар, мәдхия җырладылар.

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

15 нче сентябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә үткән «Туган якта көз» дигән рәсем ясау конкурсында катнашып балалар үзләренең көзгә соклануларын белдерделәр. Ачык буяулар ярдәмендә табигатьнең матурлыгын күрсәтергә тырыштылар. Барлык рәсемнәр дә кабатланмас, якты, кызыклы килеп чыкты. Балалар ясаган рәсемнән күргәзмә ясалды.  Шулай ук яшь укучылар бу матур һәм моңсу  ел фасылы  турында шигырьләр искә төшерделәр. Көз турында табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International