ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Китапханәче Назипова М.Х. балаларны яңа, матур китаплар белән сөендерде. “Алкалы чәчәкләр” китабыннан кызыклы, шаян шигырьләр укыды. Нәниләр әкият китапларының рәсемнәрен кызыксынып һәм яратып карадылар.

Романның эшенә үзе сайлаган әсәр һәм аның герое турында хикәясе дә куелган иде. Аңа республикада да җиңү яулавын теләп калыйк.

Күкчә авылы китапханәчесе Балыклы авылы башлангыч мәктәбенә барып мәшһүр татар композиторы София Гобәйдуллинага (чын исеме Сания Гобәйдуллина) 85 яшь тулу уңаеннан укучы балалар белән әңгәмә үткәрде. София Гобәйдуллина балалар яратып карый торган “Маугли” мультфильмына музыка язган. Бу әңгәмәдә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты.

Концертта шулай ук Мамадыш, Алабуга, Минзәлә керәшен фольклор ансамбльләре катнашачак. Шулай ук Теләченең 25 еллыгы уңаеннан да "Нардуган"лылар  көн саен репетициядә.

Китап укучылар игътибарына  «Жизнь и творчество Н.М. Карамзина» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Конкурста әбиләр үзләренең оныклары белән катнаштылар. Конкурста катнаша алмаган өлкәннәребезне хезмәткәрләр өйләренә барып котладылар.

Лесной авылы клубы хезмәткәрләре «Заря» клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән акция нигезендә тыл ветераны Никитина Ольга Дмитриевна  белән очрашу кичәсе оештырдылар.

Язучы-шагыйрьләребезнең  әдәби әсәрләре безнең күңелләргә шифа булып рухыбызны савыктыра, халык үзе дә әдәбиятка, шигърияткә тартыла, камиллеккә һәм сафлыкка омтыла. 13 октябрьдә татар шигъриятендә иң күренекле шәхесләрнең берсе булган Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулды.  Аның үзенә бер төрле үзенчәлекле, тирән эчтәлекле  иҗаты белән  китап укучыларыбызны таныштыру максатыннан Айдар авылы китапханәсендә  “Халык улы диләр, яшәгәнгә, туган халкы өчен җан атып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Әлеге газета айга бер тапкыр чыга. Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының  яңа 9(сентябрь)  санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International