ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Сөйләшү җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Аларның һәрберсенең кулына кызыл , зәңгәр төстәге карточкалар бирелде. Шул карточкалар ярдәмендә клуб мөдире биргән уңай сорауларга -кызыл, тискәре сорауларга- зәңгәр төстәге карточкалар белән җавап кайтардылар. Әңгәмә вакытында дөреслек, хаклык , ялган турында да күп сөйләшенде.  Яшьләр - "Актыкта хаклык җиңә" -дигән татар халык мәкале  белән әңгәмәне төгәлләделәр. 

Бу күргәзмә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган презентация ярдәмендә укучыларга тулыландырылып бирелде.

Мөдәррис Әгъләмов – искиткеч талант иясе. Аның иҗаты үзенә бер төрле үзенчәлекле, тирән эчтәлекле. Аларда халкыбыз язмышы шагыйрь хисләренә уралып бирелгән. М.Әгъләмов үзе дә тормышның ачысын-төчесен күп күргән: вакытында гаиләсе, торыр урыны да булмаган. Шулай булуга карамастан, ул югалмаган, үзендә яшәү көче тапкан, максатына ирешкән.

Безнең юбилярыбыз  бөтен гомерен, тырышлыгын авыл халкына, Ватанына, якыннарына  биргән бик кадерле кешебез котлауларга лаеклы шәхес. 12 октябрьда  Шәтке  авылында гомер итүче Хәбриева Җәвирә апага 80 яшь тулды. Ул 42 ел Шәтке авылында китапханәче булып эшли. Аны әлеге олуг юбилее белән Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре котладылар. Матур картлык, саулык – сәламәтлек  тыныч тормыш теләделәр.

Бу көн нинди тарихи вакыйга белән бәйләнгән булуы аңлатылды.Тарихыбызның мондый вәхшилекне беркайчан да күргәне булмый. Бүгенге көндә дә төрле илләрдә сугышлар дәвам итә. Аларда бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын.

Шул уңайдан 14 октябрь  көнне Баландыш авылы мәдәният йортында балалар белән тематик кичә уздырылды. 7, 8, 9 сыйныф укучыларына Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры турында мәгълүмат бирелде. 1552 нче елнын октябре вакыйгалары, Сөембикә, Явыз Иван, Сөембикә манарасы салыну тарихы турында презинтация аша, балалар, тарихыбызда тиңе булмаган кара көнне – хәтер көнен исләрендә ныграк сакларлар.

Аларга чалып күзәнәк (реглан) ясау алымы өйрәтелде. Балалар бу түгәрәккә бик теләп йөриләр. Өйрәтелгән  һәрбер нәрсәне тиз үзләштерәләр. Түгәрәктә өйрәнгән бәйләү ысулларын өйләрендә ныгыталар.

Китапханәче “Иң матур сүз” китабы белән таныштырып, шигырьләр, хикәяләр аша әдәплелек, шәфкатьлелек турында сөйләп үтте. Балаларга дәрестә, урамда, өстәл янында, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлатты. “Тәмле сүз” китабына нигезләнеп уен-викторина уздырылды.

Балыклы башлангыч мәктәбендә кызыклы кешеләр белән очрашу матур гадәткә әйләнде. Авыл китапханәчесе белән бүгенге очрашу да балалар күңеленә кереп калырлык булды. Илсияр апалары аларга китапханәче  һөнәре турында сөйләде һәм балалар белән төрле конкурслар, викториналар үткәрде.

Биредә балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты. Китапханәче Фатихова Е.Г. авыл китапханәчеләре өчен, язучы С.Т. Аксаковның тууына 225 ел тулуга багышланган презентация күрсәтте. Ул презентация төзүне, китап укучылар белән эшләүнең төп формаларының берсе буларак тәкъдим итте. Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. хезмәттәшләрен район һәм республикадан яңа килгән бәйгеләренең положениеләре белән таныштырды. Чыгышы ахырында ул “Музей литературного героя” балалар иҗаты бәйгесенең район турына анализ ясады һәм авыл китапханәләренең бәйгедә иң актив катнашучы китап укучылары дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International