Балыклы башлангыч мәктәбендә кызыклы кешеләр белән очрашу матур гадәткә әйләнде. Авыл китапханәчесе белән бүгенге очрашу да балалар күңеленә кереп калырлык булды. Илсияр апалары аларга китапханәче һөнәре турында сөйләде һәм балалар белән төрле конкурслар, викториналар үткәрде.