13 нче октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең семинар – киңәшмәсе булып узды.

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Биредә балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты. Китапханәче Фатихова Е.Г. авыл китапханәчеләре өчен, язучы С.Т. Аксаковның тууына 225 ел тулуга багышланган презентация күрсәтте. Ул презентация төзүне, китап укучылар белән эшләүнең төп формаларының берсе буларак тәкъдим итте. Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. хезмәттәшләрен район һәм республикадан яңа килгән бәйгеләренең положениеләре белән таныштырды. Чыгышы ахырында ул “Музей литературного героя” балалар иҗаты бәйгесенең район турына анализ ясады һәм авыл китапханәләренең бәйгедә иң актив катнашучы китап укучылары дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International