ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Баландыш төп мәктәбе тәҗрибә участогында яшелчә һәм җиләк – җимеш уңышы мулдан булды. Укучылар көзге уңышны җыеп, бакчаны чуптән арындырдылар, җыештырдылар.

        Баланың физик һәм социаль-психологик сәламәтлегенә, нормаль үсешенә аның нинди мохиттә  тәрбияләнүе йогынты ясый. Шул уңайдан, Олы Мишә урта мәктәбенең дә ял итү зонасы бар. Монда укучылар рәхәтләнеп ял итеп, бер-берсе белән сөйләшеп кенә калмыйча, шахмат, шашка, домино уйный. Өстәл теннисын да бик ярата укучыларыбыз. Ял итүнең тагын бер төре - динамик тәнәфесләр һәм спорт уеннары. Без, укытучылар санап үтелгән барлык чараларның да уңай йогынтысы бар дип уйлыйбыз, чөнки мәктәптәге шартлар белән белем сыйфаты һәм укучыларның психологик сәламәтлеге бәйле.

12 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Наркоманиягә каршы ничек көрәшергә?”, дигән сәламәтлек сәгате уздырылды. Китапханәгә 7 нче сыйныф укучылары һәм “Родник” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог – психологы Г.Р. Зиннәтова чакырулы иде. Кичәнең максаты: балаларга яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр куллану проблемаларын яктырту һәм ничек итеп үзеңдә позитив потенциал булдыру.

Г.Р. Зиннәтова безнең психологик халәтебезгә нәрсәләр йогынты ясавы, оптимист булып яшәү, үзеңне уңышка көйләү, һәрвакыт бәхетле һәм позитив итеп тою турында сөйләде.

11 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә район мәгариф бүлеге психологы С.Н.Хазипова 6-11 сыйныф укучылары белән тренинг уздырды. Тренингның максаты – бердәм, дус сыйныф коллективы туплау, тормыш сынаулары алдында югалып калмау. Күнегүләр барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар, бер-берсе белән иркен аралаша башладылар.

11 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  « Тамчы — шоу» интеллектуаль телевиозион уенында катнаштылар һәм җиңү яуладылар . «Тамчы — шоу» интеллектуаль уенында  Теләче һәм Арча районы укучылары көч сынашты.  Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Сөнгатуллин Булат, Якупов Илсаф һәм Галимова Нәфисә сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм география , татар  теле һәм әдәбияты, тарих  фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр .  Ярышта җиңгән өчен, « Балкыш» командасы һәм җанатарлары Г.Камал исемендәге театр спектаклен карарга чакырылдылар. Укучыларны уенга З.Н.Асадуллина , Г.М. Ибрагимова һәм  Д.Г. Фатхрахманова әзерләделәр.  Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

11 октябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә ата –аналар җыелышы булып узды.  Җыелышта мөһим сораулар каралды.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестацияләренә әзерләү уку елы башыннан ук алып барыла башлады. Укучылар  мәҗбүри предметлардан тыш, сайлап алу фәннәрен дә сайларга өлгерделәр. Бу көннәрдә рус теле һәм математика, сайлап алган фәннәрдән  сынау тәртибендә тестлаштыру алып барыла. Нәтиҗәләр буенча алга таба планлы әзерлек эшләре дәвам итәчәк.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак "фольклор коллективы "Печән өсте"күренешенә репетиция үткәрә .

 

Балалар белән экскурсиягә барыр алдыннан,юлда йөргәндә һәм табигатьтә булганда үтәлергә тиешле  куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек.

 Без анда көзге табигатьне күзәттек, матур яфраклар ,чыршы күркәләре җыйдык, күңелле уеннар уйнадык. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде . Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды. Балаларга экскурсиядән бик канәгать калдылар.

11 нче октябрь көнне Олы Кибәхуҗа  башлангыч мәктәбендә ”Сәламәтлек-зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга дөрес туклану, көндәлек режимны саклау, гигиена таләпләрен үтәү,  хәрәкәтләнүнең файдасы  һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде. Укучылар  сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. “Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк”, - дигән нәтиҗәгә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International