8 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан " Без авылдан. Икмәк иккәнне дә, ташу киткәнне дә күргән без..." дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Бу күргәзмәдә алдынгы игенче-механизаторларыбыз, уңган терлекчеләребез турында мәгълүматлар, хезмәт тәрбиясен яктырткан әдәби әсәрләр урын алды.
Башта балаларга китаплар ярдәмендә табигать турында мәгълъмат бирелде, соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Иртәнге күнегүләр сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул кешенең сәламәтлеген генә ныгытып калмый, ә эшкә сәләтен дә арттыра, кәефен күтәрә, тәртипкә өйрәтә. Бүген Баландыш төп мәктәбендә иртәнге күнегүләр үткәрелде . Барлык укучылар иртәнге күнегүләрне бик теләп башкардылар.
Мәгарифне модернизацияләүнең яңа этабында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү педагогик берләшмәләр алында торган бурычларның берсе. Педагоглар арасында педагогик хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар. Шуларның берсе булып тәҗрибә уртаклашу тора. Үзенең эш тәҗрибәләре белән, танып белү өлкәсе буенча, 1 категорияле тәрбияче Башарова Л.Х бүлеште. Ул мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән математика шөгыле үткәрде. Шөгыль барышында тәрбияче күрсәтмә һәм дидактик материаллар, техник чаралар файдаланды. Әлеге чаралар балаларга теге яки бу эшне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә ярдәм итә.
Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү
Дәресләрдә интернет челтәрендә булганда төп нинди кагыйдәләрне истә тоту хакында сөйләшенде.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең өченче сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлеләр иленә сәяхәт” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укытучы Хәсәнова Г.Ә. укучыларны игелекле, мәрхәмәтле, яхшы күңелле булу серләренә өйрәтте. Шәфкатьлелек турындагы мәкальләр искә төшерелде.
Аларны һәр халык үзенчә үткәрә. Татар халкы элек-электән аулак өйләр, кичке уеннар оештырган. Шул гореф-гадәтләргә таянып мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Зәлидә” уеннары оештырылды.
Балыклы мәдәният йорты директоры Г.А. Ахметова катнашында Алан урта мәктәбе җитәкчелеге белән район оешуга 25 ел тулу уңаеннан узучы “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән фестивальгә әзерлек эшләре буенча киңәшмә узган. Репетицияләр графигы булдырылган.