ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Аларга"Картаймагыз әле,ветераннар"дигән концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәм  чәй табыны артында барды. Аларны "Таң " ширкәте җитәкчесе Сөнгатуллин Р.М.,Олы Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Вәлиуллин М.А. котлады. Өлкәннәребез табын артында үзләре дә җырлап, күңел ачтылар, - дип хәбәр итте безгә авыл клубы мөдире Халиуллина  Г.Г.

26-30 сенттябрь юл куркынычсызлыгы атналыгы буларак игълан ителде.Бүген балалар белән" Юлларда сак бул" дигән темага сөйләшү булып узды.Балаларга юлларда сак йөрергә, олы юлларда уйнамаска кирәклеге төшендерелде.

Балаларны китапханәгә тарту, әдәбиятка мәхәббәт уяту, балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан республика балалар китапханәсе “Минем яраткан әдәби героем” исемле конкурс игълан итте. Баландыш  авылы китапханәсендә  әлеге конкурсның беренче этабы уздырылды. С.Маршакның "Ахмак тычкан турында әкият” әкияте буенча яраткан әдәби геройны тасвирлаган 6 нчы  класс укучысы Загидуллина Азалиянең кул эше конкурсның 2 нче турына җибәрелде.

Бу атнада 26 сентябрьдән-30 сентябрьга кадәр юл куркынычсызлыгыннан саклау атналыгы бара. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә.  Юл һәвефләреннән саклану өчен , төрле куркыныч бәла-казаларга тарымас өчен тәрбияче балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтә. Чөнки  юлларда ашыгып йөрү, игътибарсызлык аркасында  бик күп кешеләрнең гомерләре өзелә. Әйдәгез бергәләп балаларны куркынычлардан саклыйк!

Безнең Алан балалар бакчасында ,куркынычсызлык  атналыгы кысасында  , балалар белән юл йөргәндә куркынысызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча шөгыль үткәрелде.

Социаль аралашу үсеше     

Тема:“Без  җәяүле”     

Максат: Балаларны юл йөрү  кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттерү; урамда йөргәндә игътибарлылык  тәрбияләү,юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту. Юлда үз- үзләрен дөрес тоту культурасын, бер- берсенә игътибарлы булу, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Шул уңайдан  мәктәбебездә  башлангыч сыйныф укучылары арасында “Әби, бабай – иң зур байлык”  дип аталган  рәсемнәр  конкурсыүткәрелде. Нәтиҗәләр 1 октябрь көнне билгеле булачак.

         1 октябрь –Халыкара өлкәннәр көне.Шул уңайдан Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең  башлангыч сыйныф укучылары арасында “Минем гаиләм – минем байлыгым”  дип аталган  рәсемнәр  конкурсы игълан ителде.4 сыйныф укучылары  бу  конкурста  катнашырга  бик  теләп риза булдылар. Алар  үзләренең дәү әти һәм дәү әниләрен бик яратулары  ,аларга булышулары турында сөйләделәр.

2016 елның 9 нчы июль көнне Шармыш  авылында яшәуче  тыл ветераны  Савельева Александра Михайловнага  90 яшь тулды. Шул уңайдан Александра Михайловнага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

 

Алдагы конендэ дэ без юбилярга саулык сэламэтлек, аяз, тыныч кук йозе телэп калабыз.

2016 елның 2 нче август көнендэ Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкат Мифтахетдин  улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәбиулла абыйга  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International