Балаларны китапханәгә тарту, әдәбиятка мәхәббәт уяту, балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан республика балалар китапханәсе “Минем яраткан әдәби героем” исемле конкурс игълан итте. Баландыш авылы китапханәсендә әлеге конкурсның беренче этабы уздырылды. С.Маршакның "Ахмак тычкан турында әкият” әкияте буенча яраткан әдәби геройны тасвирлаган 6 нчы класс укучысы Загидуллина Азалиянең кул эше конкурсның 2 нче турына җибәрелде.