Әлеге фестивальдә Шармыш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашып кайтты.
Безнең балалар бакчасында балаларга ботен мөмкинлекләр дә бар,алар шатланып торле профессия кешеләре булып уйныйлар.Мәктәпкәчә яшьтә үк инде балалар үзләренең кем булачаклары турында хыялланалар.Бу хыял баланың чынлап торып узенең булачак эше турында уйлануын аңлатмый әле, күбрәк бу хисне балада аерым бер профессия кешеләре уята.Балага бөтен профессиягә дә кызыксыну уяту зарур, кешене җәмгыятьтәге урын бизәми,ә бөтенләй киресенчә икәнен аңлатырга кирәк.Безнең тирә-ягыбыздагы бөтен әйберләр,предметлар төрле профессия кешеләре тарафыннан эшләнгән .Балага әнисе тарафыннан бирелгән ризык-болай гына килмәгән,ә торле пофессия кешеләренең хезмәте нәтиҗәсе.
5 сентябрь көнне конкурсның соңгы, өченче этабы башланды. Иң күп тавыш җыйган ун шәһәр арасыннан ике җиңүчене сайлап алырга туры киләчәк. 7 октябрьгә кадәр Твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирү барачак. 1 октябрь – “Ачык ишекләр көне”ндә Россия банкының теләсә-кайсы бүлегенә барып, анда да анкета тутырып тавыш бирергә мөмкин. Россия Үзәк Банкының яңа купюралар чыгарачагы быел апрель аенда билгеле булды. Яңа банкноталар 2017 ел ахырында кулланышка керергә тиеш .Максабаш балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр дә тавыш бирүдә актив катнашты. Казан өчен тавыш бирик!
Бакчабыздагы аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли.Киләсе елда да бакчабыз шау чәчәккә күмелсен, тормышыбызны ямьләндерсен өчен ,бакчабызда әзерлек эшләре башланды. Тәрбияче апалары белән бергәләп балалар матур чәчәкләрдән орлыклар җыйдылар, орлыкларны савытларга урнаштырып кышкы саклауга куйдылар.
Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары 21 нче сентябрьдә математика фәненнән, 22 нче сентябрьдә физика һәм хокук белеме фәннәре буенча олимпиада биремнәрен үтәделәр. Уңышлар сезгә, балалар!
Бүген мәктәбебездә иртәнге күнегүләр үткәрелде. Барлык укучылар да бик теләп иртәнге күнегүләр ясауда катнаштылар. Иртәнге зарядкабыз урамда үтте. Саф һавада булу балалар өчен бик файдалы: укучыларның кәефе күтәрелә, сәламәтлекләре арта.
Спорт көне уңаеннан , 22 нче сентябрь көнне, Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле стартлар” уены уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп спорт ярышларында көч сынаштылар. Бу уен 1 нче сыйныф укучыларына бигрәк тә ошады.Уен барышында балалар арасында дуслык, игътибарлылык, җитезлек сыйфатлары ныгыды.
Теләче урта мәктәбе укучылары “ Китапка яңа тормыш бир” акциясендә бик теләп катнашалар. Иң актив катнашучылар булып 8 а сыйныф укучылары тора. Сыйныф җитәкчеләре Н.Р. Җәләлова җитәкчелегендә укучылар 103 китап тапшырганнар. 8- а сыйныф укучылары- җиңүчеләр, котлыйбыз. Барыбыз да “ Китапка яңа тормыш бир” акциясендә актив катнашыйк.
Конкурска барлык мәктәпләр дә бик яхшы әзерлек белән килгәннәр. Иң яхшы чыгыш ясаучылар конкурсның зона турында катнашачаклар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә, 2015 елның 1 июленнән башлап, яңа таләпләр гамәлгә куелды. Әгәр җәяүле төнлә яки күз күреме начар вакытта торак пунктыннан читтәге юлда яктылык кайтаручы тасмаларсыз хәрәкәтләнсә, аңа 500 сум штраф салына.
Автоинспекторлар балаларга гына түгел, ә һәр кешегә киемнәренә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар беркетергә киңәш итә. Баландыш төп мәктәбендә барлык сыйныфларда яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгаларның әһәмияте турында әнгәмәләр үткәрелде.