Безнең 3нче балалар бакчасында бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы да булып тора. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Тәрбиячеләр сабыйларга үзләре пластилиннан әвәләгән төрле диаметрдагы шарларны тәгәрәтергә бирәләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, лего конструкторның элементларын өемнәрдән-өемнәргә күчерү һ.б.
Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Монда без рус теле тәрбиячесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан тәрбиячеләр еш файдалана.
Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.
Чөнки балаларның интеллектауль үсүендә беренче урынны математика алып тора. Математик күзаллау баланы уйларга, логик фикер йөртергә, чагыштырырга, анализларга төрле ситуацияләрне чишү юлын эзли һәм таба белергә йөрәтә.
Математик күзаллауны үзләштерүнең күрсәткече булып, балаларның: сан,санау,үлчәү, зурлык, геометрик фигуралар, вакытта һәм тирә-юньдә ориентлаша белү сыйфаты тора.
21 нче сентябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2,3 сыйныф укучылары өчен “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар сәламәт яшәү рәвеше, аның элементлары турында сөйләштеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен булган киңәшләр белән таныштылар. Ахырдан, һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш, дигән нәтиҗә ясалды.
Шул унайдан Баландыш авыл китапханэәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә башваткычлар чишү киче үткәрелде. Чарада катнашучыларның фикерләү сәләте көчле булып кроссвордларны бик теләп һәм дөрес чиштеләр.
2017 елда Россия Федерациясенең Үзәк Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар чыгара башлый. Банкнотларда нәрсә сурәтләнәсен Россия гражданнары сайлый. Символлар арасында башкалабыз Казан объектлары: Казан Кремле, Казан (Идел буе) Федераль университеты бинасы да бар.Бердәм тавыш бирү көнендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы, укучылар, әти- әниләр актив катнашты һәм Казаныбыз өчен тавыш бирде. Без башкалабыз җиңүе яклы!
Акция барышында Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры балалар белән берлектә обелиск территориясен җыештыруны оештырдылар.
Укучыларга терроризм һәм экстремизм буенча күп төрле мәгълүмат бирелде.
Бу чараны китапханәче Хуҗиәхмәтова З. Г. оештырды. Балаларга “Ике кыз”, “Каз белән төлке”, “Бүләк кемгә?” дигән әкиятләр укылды. Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Аннары әкиятләрнең рәсемнәрен карадылар. Киләчәктә китапханәче балаларны китапханәгә кунакка чакырды.
Бүген, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. район укытучылары белән берлектә,Казан шәһәрендә, чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү методикасын өйрәнү буенча семинарда булып кайтты. Әлеге семинарда математикадан имтихан биремнәрен төзүче,педагогик фәннәр кандидаты Семенов Андрей Викторович катнашты. Укытучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Семинар ахырында һәр укытучыга сертификат тапшырылды.