ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Алар бюллетеннәрендә теркәлгән партияләр һәм кандидатларны сайлап,  үзләренең  гражданлык бурычларын  утәделәр.

Җирлектә 4 сайлау коммисиясе эшли, Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый.

Сайлаулар  бу юлы да оешкан төстә уза.Тавыш бирүләрдә авылдашлар  актив катнашып, үз гражданлык  бурычларын намус белән үтиләр. 

Көндеге сәгать 12 -кегә тавыш биру нәтиҗәләре түбендәгечә:

№2677-61%,№2678-79%,№2679-76%,№2680-80%

17-18 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Бокс һәм өстәл теннисы” үзәгендә 2004-2006 елгы кызлар һәм егетләр арасында өстәл теннисы буенча “Татарстанның спорт өметләре” исемле ачык турнир узды. Турнирда Татарстанның барлык районнарыннан һәм Рәсәйнең 15 шәһәреннән 216 спортчы катнашты. Ярышта балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар җыелма командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар: уен нәтиҗәләре буенча, алар иң көчле 15 команда арасында.

Катнашучылар – 17 яшьтән югары ир-атлар һәм хатын-кызлар. 17 сентябрь көнне чаранын ачылу тантанасы узды, ачылышта Татарстан Республиканың “Уңыш” спорт оешмасы җитәкчесе В.Г.Мәхмүдов, бадминтон буенча республиканың хөкемдарлар коллегиясе җитәкчесе А.З.Шәмгуллин һәм Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Р.Шәйдуллин катнашты.  Ярышта республиканың 16 районыннан 17 команда составында  133 кеше катнашты.

 22 сентябрь коне гражданнарга бушлай хокукый ярдэм курсэту максатыннан Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вакэлэтле вэкл аппараты, Татарстан Республикасы буенча суд приставлар идарэсе, «Ассоциация юристов России» оешмасынын Татарстан буенча региональ булеге хезмэткэрлэре халыкка суд карарлары утэлеше буенча телефон аша ярдэм курсэтэчэк. 


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

                         


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буын да бер  урында таптанып тормый. Татарстан укучыларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Районыбызда 15 нче сентябрь көнне Татарстан Варислары берлегенең туган көненә багышланган  слет узды. Бу слетта Олы Мишә урта мәктәбеннән дә  делегатлар катнашты.   

16 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларның мәдәни көндәлеген тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чарада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М., авыл китапханәсе мөдире Хисамиева Г.Ә. чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар Татарстан җөмһүриятенең мәдәни ядкарьләре белән таныштырдылар һәм яңа уку елында балаларны әлеге тарихи урыннарга сәяхәт итәргә чакырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International