Олы Мишә балалар бакчасында 9 сентябрьгә кадәр “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы дәвам итә. Балаларга янгын куркынычы, юлда йөрү кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барыла. Әти-әниләргә балаларын көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү бурычлары искә төшерелде. Бакча хезмәткәрләре белән куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм балаларның сәламәтлеген саклау турында әңгәмәләр үткәрелде.
6 нче сентябрь көнне Баландыш балалар бакчасында “Экстремизмга – юк!” дип аталган дәрес үткәрелде. Балалар Гөлнара апалары аңлатуында “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре белән таныштылар. Үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.
7 нче сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында районның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре белән, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Башкарма комитетның юридик бүлеге җитәкчесе Емельянов Ю.И. –лар катнаштылар һәм чыгыш ясадылар
Балалар аерым-аерым да, бергә дә бу уеннарны бик яраталар. Бармак уеннары хәтерне дә ныгыта, сүзләрне дә дөрес әйтергә өйрәтә.Бармак уенын төрле темага үткәрергә мөмкин. Мәсәлән: "Минем гаилә", "Бергә уйныйбыз", "Тыңла һәм эшлә",
Әлеге конкурста Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия җитәкчелегендә 2 укучы катнашып,рәсемнәре Район балалар китапханәсенә тапшырылды.
7 сентябрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында “Юл башында игътибарлы бул,юлдашыңа ихтирамлы бул” дигән тема астында сыйныф сәгате үтте.Балалар юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар,төрле уеннар уйнадылар,сорауларга җаваплар бирделәр.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү төп фәннәр кебек үк мөһим.Балалар кече яшьтән үк төрле хәлләргә әзер булырга тиеш.
7 сентябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5 сыйныфында дару үләннәренә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатендә сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Р.Г. укучыларны безнең якларда очратырга мөмкин булган дару үләннәре белән таныштырды. Укучылар өйләрендә дару үләннәрен ничек кулланулары турында сөйләделәр.
Бу дәресләр үзеңдә башкаларга карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә, янәшәдәгеләр белән дус яшәүгә юнәлтелде.
Күргәзмәгә куелган “Болганчык еллар”, “Мөһәҗирләр” романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар. Күргәзмә укучыларыбызга аның иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.
5 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Республика күләмендә “Көзге игелек атнасы- изге эшләр эстафетасы”акциясе бара. Олы Мишә урта мәктәбендә, план буенча, чаралар уза. Һәр сыйныфка отряд вожатыйлары билгеләнде. Беренче сыйныф әйдаманнары нәни дусларыбызга мәктәпкә ияләшергә ярдәм итәләр. Озын тәнәфесләрдә башлангыч сыйныф укучылары белән хәрәкәтле , җырлы-биюле уеннар оештыралар. Беренче сыйныф укучыларын каршы алу һәм дәресләрдән соң озату да әйдаманнарга йөкләнде.