1 нче август көнне укучыларның җәйге ялы күңелле, кызыклы һәм, әлбәттә, файдалы узсын өчен Ямбулат авылы китапханәсендә "Китап белән дөнья буйлап 90 көн" дигән китап күргәзмәсе куелды һәм яңа кайткан китапларга күзәтү үткәрелде.
Балаларга 2016 нчы елгы-юбиляр китаплар кычкырып укылды, балалар очен журналлар, яна китаплар тэкъдим ителде.
2 август көнне Алан авылында яшәүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хасанова Фәния Каюмовнага 65 яшь тулды. Аны юбилей белән котларга мәдәният бүлеге җитәкчесе Ихсанов Даут Солтангараевич, Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Әхмат Габделгазизович һәм мәдәният хезмәткәрләре килде. Юбилярга чәчәк бәйләмнәре, һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, изге теләкләр теләнде.
Бүгенге көндә стендлар өстендә эшлиләр. Шундый стендларның берсе "Шәтке якты бер йолдызы, синең күкнең Теләче" дип атала.
Волонтеры Победы» на базе палаточного городка.
В слете приняли участие самые активные Волонтеры Победы со всей Республики. В течение 6 дней добровольцы прошли ряд тренингов, семинаров и мастер-классов от экспертов в сфере молодежной политики, историков, представителей некоммерческих организаций и Центра развития добровольчества.
Также в рамках слета Волонтеры Победы встретились с руководителем ветеранских организаций Татарстана Хабиром Газизовичем Иштиряковым. Участники встречи обсудили вопросы сотрудничества и взаимопомощи.
С учётом полученных знаний добровольцы изменили и дополнили план работы регионального отделения Волонтеров Победы.
На данном сборе от нашего района приняла участие Валиева Альбина.
2016 елның 01 нче август көнендэ Петрау авылында яшәүче тыл ветераны Ермакова Анастасия Андрей кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анастасия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Балаларның җәйге ялларын файдалы үткәрү максатынннан Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы чакыруы буенча 31 июль көнне Балалар иҗат үзәгенннән 8 укучы Биектау районының «Костер» сәламәтләндеру үзәгенә ял итәргә жибәрелде. Алар бу хокукка республика буенча үткәрелгән «Без бергә» балалар иҗат Фестивале җиңүчеләре буларак ия булдылар. Фестиваль лауреатлары арасында Теләче, Узәк һәм О.Мишә мәктәпләреннән талантлы укучыларыбыз бар.
27 нче июль көнне Теләче урта мәктәбенең “ Патриот”хезмәт һәм ял лагерендә ял итүчеләр Яңа Кырлай авылында сәфәрдә булып кайттылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда булдылар, Кушлавуч авылында Тукаевлар гайләсе музеен да карадылар. Габдулла Тукай турында тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына бик ошады.
Конкурста Теләче районы данын яклап Игенче хуҗалыгы сыер савучысы Абдуллина Гөлия Исмагыйловна катнашты.
Истәлекле даталар китап авторларында гына булмый. Илебез һәм дөнья әдәбиятында бик күп танылган гүзәл әсәрләр бар. Юбиляр – китаплар дөньяга беренче чыккан көннәрен искә алуларына һәм аны билгеләп үтүләренә бик лаек. Күргәзмәдә төрле язучыларның әсәрләре һәм жанрлар тәкъдим ителде. Китап укучылар үзләренең яраткан әсәрләре белән очраша һәм яңалары белән таныша алалар. Талантлы авторлар һәм аларның иҗаты турында сөйләгән мондый күргәзмәләр - укучыларның күзаллауларын киңәйтү өчен бик яхшы сәбәп.