ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

Җәй җитүгә, кемнәрдер ял итәргә чит илләргә китсә , безнең өчен «курорт» уч төбендә генә. «Авыл курорты»ның шул ягы отышлы: эш эшләгәндә файда да килә, рәхәтләнеп ял да итәсең. Мәсәлән, җиләк җыюны гына алыйк. Җиләк җыяр өчен әллә кайларга да барасы юк, безнең Олы Мишә урта мәктәбе бакчасында да “җиләкле җәй”. Быел мәктәп яны тәҗрибә участогында кура җиләге, алма уңышы мулдан. Бакчабызның матурлыгына хозурланып, уңышларыбызга сөенеп ,табигать биргән хәзинәгә сокланып рәхәтләнеп эшлибез.

          В связи с вступлением с 02.06.2016 в силу Федерального закона от 01.05.2016 №130-ФЗ рассылка налоговых уведомлений, требований и иных документов для пользователей Личного кабинета будет осуществляться в электронном виде, без направления по почте на бумажном носителе.

           Для получения документов на бумажном носителе необходимо до 01.09.2016 направить с помощью Личного кабинета уведомление о необходимости получения документов на бумажном носителе, подписанное усиленной квалифицированной или усиленной неквалифицированной электронной подписью.

     Хәр атна  саен Авыл хужалыгы хэм азык-толек министрлыгында видео режим рәвешендә 2016 елда ремонтлыйсы торакларны, машина-трактор паркларын, яшелчә, бәрәңге саклау урыннарын хәм силос, сенаж чокырларын төзү, ремонтлау динамикасына багышланган жыелыш үткәрелә. 

 Безнең районнан бу ярышта “Игенче” хуҗалыгы ясалма орлыкландыручысы Гилметдинов Ильшат Зәйнетдинович катнаша.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә агымдагы елнын 25 июльдән 19 август вакыт аралыгында «Комбайн» операциясе игълан ителде. Ул үз эченә районара тикшерүләрне  ала. Бездә  районара тикшерүләр Теләче хәм Саба районнары арасында үтәчәк.

Операция барышында ике район белгечләре берләшеп кырларда эшләүче урып-жыю комбайннарына тикшерүләр уткәрәчәк. Әлеге вакытта комбайнның теркәү документлары, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренен үтәлүве, яктырту хәм сигнал приборларынын төзеклеге тикшереләчәк.

«Комбайн» операциясе кысаларында, агымдагы елнын 26 июль көнне Шәтке авыл жирлеге биләмәсендә, ашлык жыю техникасын  куркынычсыз эксплуатацияләвен тәэмин итү максатыннан, профилактик рейд узды. Әлеге чара вакытында техникаларнын теркэү  документлары хәм дәүләт техник карау үткәрү таныклыгы, алар белэн идарэ итучелэрнен тракторчы-машинист таныклыгы булувы тикшерелде. Моннан тыш, комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренен үтәлүвенә, яктырту приборлары хәм башка агрегатларның  төзеклегенә аеруча зур игътибар бирелде.

Нәтиҗәдә теркәлмәгән килеш эшләүче ике комбайн тоткарланды. Алар белән идарә итүчеләргә РФ административ хокук бозулар Кодексының 9.3 матдәсе нигезендә, административ беркетмәләр төзелде.

Яңа уку елы алдыннан балалар бакчалары да яңадан киенә. Быел да бакча хезмәткәрләре аларны яңа уку елына әзерләүгә зур көч куйдылар. 

Бүген 28 июль көннеТеләче муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә төзелгән комиссия мәктәпләрнең-балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү эшен дәвам итеп Теләченең 3нче балалар бакчасында булды.   Комиссия    балалар бакчасында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен,  бакча , тәҗрибә участогының , чәчәклекнең торышын тикшерде.  

Өстәмә белем бирү  педагогы Нигматзянова Ландыш Илсур кызы кул астында экскурсияләргә  йөрделәр, төрле күңелле чаралар үткәрделәр. Мәктәп каршында эшләнелгән яңа спорт площадкада волейбол һәм баскетбол уйнадылар. Уеннар белән беррәттән укучылар мәктәп бакчасында да бик яхшы эш курсәттеләр, җиләк җимешләр җыйдылар, түтәлләрне чүп үләннәреннән арындырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International