2016 елның 01 нче август көнендэ Петрау авылында яшәүче тыл ветераны Ермакова Анастасия Андрей кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анастасия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.