12 июль көнне район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Г.Р. җитәкчелегендә 22 укучы һәм 2 укытучыдан торган Телэче районы делегациясее бишенче бөтендөнья яшьләр “Сәләт” форумында катнаштылар. Форумда катнашучыларга СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ 2016» дип язылган кепка, футболка, блокнот, ручка бүләк иттеләр.
Һәр форумда катнашучы районга айдәманнар билгеләнгән иде. Алар форумда катнашучыларны “Сәләт” лагерының оешуы һәм урнашкан урынының тарихы, лагерьга балалар ничек сайланулары, үткәрелә торган чаралар белән таныштырдылар.
Экускурсия тәмамлангач, районнар арасында интеллектуаль ярыш үткәрделәр. Җиңүче командаларга бүләк итеп торт тапшырдылар.
Төшке аштан соң уучылар белән билгеләнгән шатерларда мастер-класслар үткәрделәр.
2016 елның 13 июль көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә бүлеге, ГАИ җитәкчесе Каримуллин И. Х. белән берлектә, Алан урта мәктәбенең лагерена йори торган балалар белән очрашу үткәрделәр. Әлеге очрашуда барган әңгәмәнең темасы “Юл йөрү кагыйдәләренең яллары булмый” дип атала иде. Очрашуның төп максаты булып балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү иде.
2016 елның 12 июлендә Үзәк авыл җирлегенә караучы Петровский авылында «Питрау» бәйрәме булып узды.
Борынгы керәшен татарларының бәйрәме кичке сәгать 6 да башланып таңга кадәр барды. Биредә күптән күрешмәгән дус-ишләр, танышлар, авылдашлар белән күрешеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды,халык бик теләп катнашты. Таңга кадәр көрәш карап, бил алышучылар өчен янып-көеп утырдылар. Яшьләр өчен бик куңелле дискотека оештырылды. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 11245 кг.,1 сыерга 18,1 кг. туры килә, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 17,8 кг. туры килэ, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 17,5 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 13,5 кг.
Главной целью переписи является получение полных и объективных сведений о состоянии и структуре сельского хозяйства, наличии и использовании его ресурсного потенциала. Данные переписи необходимы для разработки и осуществления мер , которые должны сделать сельское хозяйство конкурентоспособным, продовольственную безопасность страны – надежно обеспеченным.
2016 елнын 13 июль көненә җыелып алынган мәгьлүмәт буенча 11141 га күп еллык улән мәйданы урылган, 8810 тн печән хәзерләнгән, 45620 тн сенаж салынган, 97 тн яфрак азыгы әзерләнгән. Район буенча 1 баш шартлы терлеккә 14,9 цн к.ед хәзерләнгән. Ин күп җитештеручәнлек Игенче ҖЧҖ 1 баш шартлы терлеккә – 20,0 к.ед, Тан ҖЧҖ 1 баш шартлы терлеккә - 14,5 к.ед һәм һәм Агролак ҖЧҖ 1 баш шартлы терлеккә – 10,8 к.ед әзерләгән.
11 июль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар белән “Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Б.Р. үткәрде. Ул укучыларны юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштырды һәм видеофильм күрсәтте.
Әлеге чараның максаты – балаларда китап укуны активлаштыру, әкиятләрнең исемнәрен, авторларын һәм геройларын искә төшерү һәм булган белемнәрне ныгыту, укучыларның җәйге ялын оештыру.
Викторина сорауларын балаларга татар халкының сөекле язучысы Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклендәге геройлар – “Тәмлетамак” һәм “Акбай” бирделәр. Балалар әкиятләрне онытмаганнар булып чыкты. Аларның авторларын да, геройларын да хәтерлиләр. Бу бик әйбәт. Уен ахырында барлык катнашучыларга да баллы күчтәнәчләр өләшенде.
Теләгән һәркем катнашкан викторина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә, аның килеп чыгу тарихына багышланган иде. Бәйрәм табын артында дәвам итте.