ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2016 ел
җомга

Киңәшмәдә  2015 – 2016 уку елына йомгак ясау һәм  2016 – 2017 уку елын планлаштыру мәсьәләләре белән бәйле сораулар каралды.

    Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан җибәрелгән инструктив хатлар каралды: "Укытучылардан хисап буенча соратылган эш документларының санын киметү һәм бетерү буенча тәкъдимнәр", "2015-2016 нчы уку елында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм  2016-2017 нче уку елына бурычлар".

2 смена лагерь  1 июльдән 18 июльгә кадәр эшлиячәк. Җыелышта лагерның эшләү режимы, балаларның ашавын, үткәрелгән чараларга карата таләпләр, балаларның җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәве, тәртипләп документларны алып бару турында сүз алып барылды. 

 Хисапка әзерлек барышында мәктәпләр тарафыннан, уку елы дәвамында алып барылган укыту – тәрбия эшенең уңай һәм тискәре яклары  анализланды. Ачыкланган проблемалардан чыгып, укытучылар коллективы алдына 2016 -2017 уку елына эш максаты һәм бурычлар куелды.

Теләче җирлекара китапханәсендә яңа кайткан китаплардан төзелгән “Китап язмышы – халык язмышы” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров кебек танылган шәхесләребезгә багышланган, татар халык биюләрен аңлаткан, җырларын туплаган, татар тарихын чагылдыручы китаплар белән беррәттән рус һәм татар телләрендәге матур әдәбият әсәрләре  дә урын алды.

Чарада 8 ел элек мәктәпне тәмамлаган яшьләр очрашуы булды. Төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Һәрберсе үзенең кызыклы тормыш вакыйгаларын искә төшерде.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты.

 Ачы  мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга экологик белем hәм тәрбияне халык уеннары аша да алып барырга тырышалар. 25 июнь көнне алар мәктәп яшендәге балалар белән «Экологик викторина» уздырдылар.

Сабантуй бәйрәмендә төрле уеннар (капчык киеп йөгерү, кашык белән йомырка ташу, скакалка сикерү, бүләк кису, аркан тартышу,) уйнадылар. Җыр - моңга сәләтле укучыларыбыз да бу бәйрәмдә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәр уенга һәм конкурска нәтиҗә  ясалып,укучыларга бүләкләр бирелде. Сабантуйдан һәр кеше күтәренке күңел белән кайтып китте.

Әлеге чарада балалар чәчәкләрнең килеп чыгышы, кеше тормышында әхәмиятен белделәр. Конкурслы, уенлы чара аша, балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.    

25 июнь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе яны участогында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә  төзелеп,

эксплуатациягэ тапшырылучы  спорт мәйданчыгын  ачу тантанасы булып узды. Бу чарада Камалиев Рәфид, Мухаметшин Самат, Камалиев Ильдарны ГТО нормаларын тапшыру буенча алтын значок белән бүләкләделәр.

Алдагы еллардан аермалы буларак, бәйрәмгә килгән яшүсмерләр, Һиндстаннан кергән Холи фестивале шаярулы уен-фестивальдэ катнаша алдылар,  яшьләребез бер-берсен буяп рәхәтләнде.Бәйрәм үзе, гадәттәгечә, рәсми котлаудан башланып китте. Аны бәйрәмгә килүчеләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җиткерде. Аның тарафыннан актив яшьләребезгә - Рәхим Ихсанов белән Альбина Вәлиевага “Олимп” яшьләр үзәгенең һәм районның яшьләре эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатлары, спорт сөюче егет-кызларыбызга ГТОның алтын билгеләре тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан соң чараны район үзешчәннәрнең бәйрәм концерты дәвам итте. Азактан Казаннан килгән ди-джей яшьләребез өчен күңелле уеннар һәм дискотека үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International