Алдагы еллардан аермалы буларак, бәйрәмгә килгән яшүсмерләр, Һиндстаннан кергән Холи фестивале шаярулы уен-фестивальдэ катнаша алдылар, яшьләребез бер-берсен буяп рәхәтләнде.Бәйрәм үзе, гадәттәгечә, рәсми котлаудан башланып китте. Аны бәйрәмгә килүчеләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җиткерде. Аның тарафыннан актив яшьләребезгә - Рәхим Ихсанов белән Альбина Вәлиевага “Олимп” яшьләр үзәгенең һәм районның яшьләре эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатлары, спорт сөюче егет-кызларыбызга ГТОның алтын билгеләре тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан соң чараны район үзешчәннәрнең бәйрәм концерты дәвам итте. Азактан Казаннан килгән ди-джей яшьләребез өчен күңелле уеннар һәм дискотека үткәрде.