Китапханәче җурналлардан, папка- файл һәм буклетлардан күргәзмә ясады. Балалар башта папка - альбомнар карадылар, соңыннан замана афәте-наркомания турында әңгәмә уздырылды.
Һава торышы кояшлы, җылы булганлыктан бәйрәм кунаклары да күп иде. Бәйрәмне иң элек Сабантуй бәйрәмен оештыру комиссиясе рәисе Тимершәех Усманов котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Аннан мәйданның төп флагын чәчү батыры белән кыр батыры күтәрде. Әлеге бәйрәмдә Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты. Сабантуй кичкә кадәр җыр, бию һәм уеннар белән үрелеп барды, ә Сабантуйның абсолют батыры булып – Максабаш авылы егете Рузәл Гаязетдинов танылды.
2016 ел Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы дип игълан ителде, шул сәбәпле Үзәк китапханәсендә "2016 ел - Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Шулай ук "Күлләребезгә һәм елгаларыбызга чиста ярлар" дигән темага туры килгән китаплар исемлеге төзелде.
4 июнь көнне Олы Нырсы авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Сафина Ф, мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р,җирле үз идарә хезмәткәрләре, мәктәп коллективы хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә күп төрле ярышлар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, балалар чабышы, аркан тарту уеннары бик күңелле үтте. Сабантуйда милли көрәш – бәйрәм күрке. Баш батыр булып үз авылыбыздан көрәшче Ленар Гатауллин калды.
Уважаемые жители района!
В Филиале ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в РТ» в Сабинском, Кукморском, Мамадышском районах по адресу: п.г.т. Б.Сабы, ул.Тукая д.6 работает консультационный пункт по вопросам защиты прав потребителей.
Консультационный пункт бесплатно оказывает населению следующие услуги:
- устные и письменные консультации по защите прав потребителей;
- составление претензий в адрес продавца (изготовителя, исполнителя);
- составление исковых заявлений в защиту прав потребителя и юридическое сопровождение в суде;
Юридическая помощь потребителям осуществляется устно по телефону (84362) 2-44-90, на личном приеме в кабинете № 6 и письменно через электронную почту cgsnsabi@yandex.ru.
5 нче июнь көнне Теләче авылы үзәк мәйданында район Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Яше –карты , бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Укучы балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте. Бәйрәм белән, дуслар!
Бу көн, традиция буенча, рус әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Әлбәттә, Пушкин көнен уздыру буенча әзерлек эшләре китап күргәзмәләре төзүдән башлана. Теләче балалар китапханәсе үзенең китап укучылары өчен, бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырган, “Идут века, но Пушкин остается!” китап күргәзмәсе төзеп куйды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмаларга күзәтүләр үткәрелде.
4 июнь көнне Олы Нырсы авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Сафина Ф., мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р., җирле үзидарә хезмәткәрләре, мәктәп коллективы хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә күп төрле ярышлар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, балалар чабышы, аркан тарту уеннары бик күңелле үтте. Сабантуйда милли көрәш – бәйрәм күрке. Баш батыр булып үз авылыбыздан көрәшче Ленар Гатауллин калды.