ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Балалар спорт уеннарында ярыштылар, җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә китапханә һәм мәдәният йортында үткәрелүче чараларда актив катнашучы балалар да бүләкләнде. 

2016 елның 1 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре  Халыкара балаларны саклау көненә багышланган бәйрәм чарасын үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр.

Бу чарада балалар өчен төрледән-төрле уеннар уйнатылды, флешмоб һәм кызыклы конкурслар да оештырылды. Шулай ук,  мөмкинлекләре чикле булган балаларга бушлай чәй эчү өчен талоннар да өләшенде.

31 май көнне Теләче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, район балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәдә балалар абонемент һәм уку залы бүлекләрендә булдылар. Беренче булып алар абонемент белән таныштылар. Абонемент - ул китапларны өйгә алып була торган урын. Китапханәче киштәләрдәге китапларның нинди тәртиптә тезелүе, нәрсә ул формуляр, китапханәгә язылу тәртипләре, китапларның тапшырылу вакыты һәм башкалар хакында аңлатты. Аннан соң балаларга уку залын күрсәттеләр һәм китапларны куллану кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Китапханәдә бик кызык һәм мәгълүмат күп булды. Экскурсиядән барысы да канәгать калдылар.

Татар халкыбызнын милли гореф-гадәтләрен онытмыйча, 31 май, 1-2 июнь көннәрендә авылда сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Авылыбыз яшьләре белән берлектә өйдән-өйгә кереп авыл халкының сабантуй өчен әзерләп куйган бүләкләре, яшь киленнәрнең чигүле сөлгеләре, кызларның матур итеп чиккән кулъяулыклары җыелды.

Быел ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Мәйданга керү юлында 11 ишегалдында республикада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыручы күренешләр тәкъдим ителде.

  Шуларның берсендә Сабантуй кунакларын районыбыз үзешчән сәнгать осталары, һөнәрчеләр һәм спортчылар каршы алды. Районыбыз үзешчәннәренең, спортчыларының чыгышын һәм һөнәрчеләребезнең эшләрен Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары - РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов,  республика кунаклары һәм башка рәсми затлар карады.

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, аркан тартышу һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балалар бакчасының тирә - ягы җырга, балаларның шат авазына күмелде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләк - күчтәнәчләр өләшенде.`

Монда балалар өчен чыгучы газета - журналлар, шулай ук “Сөембикә” журналының бала хокукларына һәм бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр кергән саннары урын алган.

  Бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте.

  Безнең районнан фестивальдә «Сударушка» рус фольклор ансамбле катнашты.

Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй – ул дуслык бәйрәме.Бакчабызда Сабантуй күңелле, кызыклы уеннар,бүләкләр белән үрелеп барды.Килгән кунакларда уеннарда теләп,шатланып катнаштылар.Барлык балаларны чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлап тыныч балачак, ныклы сәламәтлек телибез!

31 нче май көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә “Куркынычсыз җәй” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге сыйныф сәгате балаларның җәйге яллары хәвефсез, имин узуы өчен мөһим чара. Инструктаж түбәндәге темаларга үткәрелде: юлда һәм транспортта йөрү кагыйдәләре, пожар һәм электр куркынычсызлыгы, табигатькә чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләр һ.б. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга 1 июньнән 28 августка кадәр дәвам итәчәк “Подросток” акциясе турында да әйтеп узды. Якынлашып килүче каникуллар уңаеннан, әңгәмәләр бик җанлы һәм күтәренке рухта барды. Укучыларның җәйге каникуллары файдалы һәм хәвефсез узар дигән теләктә калабыз.

       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International