31 май көнне Теләче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, район балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәдә балалар абонемент һәм уку залы бүлекләрендә булдылар. Беренче булып алар абонемент белән таныштылар. Абонемент - ул китапларны өйгә алып була торган урын. Китапханәче киштәләрдәге китапларның нинди тәртиптә тезелүе, нәрсә ул формуляр, китапханәгә язылу тәртипләре, китапларның тапшырылу вакыты һәм башкалар хакында аңлатты. Аннан соң балаларга уку залын күрсәттеләр һәм китапларны куллану кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Китапханәдә бик кызык һәм мәгълүмат күп булды. Экскурсиядән барысы да канәгать калдылар.