2016 елның 1 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре Халыкара балаларны саклау көненә багышланган бәйрәм чарасын үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр.
Бу чарада балалар өчен төрледән-төрле уеннар уйнатылды, флешмоб һәм кызыклы конкурслар да оештырылды. Шулай ук, мөмкинлекләре чикле булган балаларга бушлай чәй эчү өчен талоннар да өләшенде.