ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

"Дуслык" район балалар оешмасы  активистлары,  12-15 май көннәрендә "Костёр" сәләмәтләндеру үзәгендә оешкан, "Инициатива- 2016" Фестивалендә булып кайттылар. Бу Фестиваль кысаларында  "Ел активы" конкурсының  республика туры булып узды. Бу конкурста җиңеп, безнең район балалар оешмасы өченче урынга лаек булды һәм III-нче дәрәҗә  Диплом белән бүләкләнде.  

Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, санитар нормалар, юл йөрү кагыйдәләре, террорга каршы чаралар үтте.

Анда  хезмәтне саклау өчен җаваплы  Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы экология буенча үтүче республика конкурсының барышы белән, җәйге чорда белем оешмалары эшләргә тиешле чаралар,  Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, антитеррор, янгын куркынычсызлыгы, хезмәт шартларының махсус билгеләре, “Соңгы кыңгырау”, “Чыгарылыш кичәсе” бәйрәмнәрендә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Хезмәтне саклау документлары да тикшерелде.

16 майдан 18 май  көннәрендә район мәктәпләрендә 10 сыйныф укучылары ABBYY системасында  уздырылган   мониторинг тикшерүләрендә катнаштылар.Алар математика, физика, җәмгыять белеме  предметларыннан тестлар уздылар

11 май көнне рус теленнән диктант язсалар, 13 майда әлеге фәннән грамматик биремнәр эшләделәр. 17 май көнне математикадан, 19 ында әйләнә - тирә дөнья фәненнән тикшерү эшләре үткәрелде.

Бөтенроссия тикшерү эшләре -  федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре буенча  аерым фәннәрдән   укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирү өчен үткәрелә торган йомгаклау контроль эшләре. Эшләр федераль дәрәҗәдәге биремнәр буенча эшләнелде һәм бердәм критерияләр буенча тикшерелде.

2016 елның 18 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, үзләрендә исәптә торган балалар белән чираттагы дәресләрен үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларга үзләренең уңай якларын күрә белергә өйрәтү.

Ул сораулары булган гражданнарны кабул итте. Соңыннан, Теләче районы җитәкчесе   И. Ф. Зарипов белән берлектә, Теләче районының  эш белән тәэмин итү үзәгендә, Социаль яклау бүлегендә һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булып узды. 

2016 елның 16 май көнне районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М. Галимова  һәм “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.

       Әлеге җыелыш барышында 2016 елның үткән айларына нәтиҗә ясалды  һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды.

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә китап - күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә Татарстанда басылып чыга торган берничә газета - журнал куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International