Теләче районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 119 дүртенче сыйныф укучысы Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашты.

2016 елның 20 мае, җомга

11 май көнне рус теленнән диктант язсалар, 13 майда әлеге фәннән грамматик биремнәр эшләделәр. 17 май көнне математикадан, 19 ында әйләнә - тирә дөнья фәненнән тикшерү эшләре үткәрелде.

Бөтенроссия тикшерү эшләре -  федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре буенча  аерым фәннәрдән   укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирү өчен үткәрелә торган йомгаклау контроль эшләре. Эшләр федераль дәрәҗәдәге биремнәр буенча эшләнелде һәм бердәм критерияләр буенча тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International