ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Хормәтле әти-әниләр, бүгенге көндә балага садик өчен түләүне, онлайн режим белән түләргә мөмкин, ул хезмәтне сез  https://uslugi.tatarstan.ru/ аша, үзегезнең шәхси кабинетларга кереп башкара аласыз. Түләү өчен «Ак Барс» банкы картасы кулланыла, барлык төр түләүләр комиссиясез гамәлгә ашырыла. Башка банк картасы кулланылган очракта, комиссия 2 процент тәшкил итә.

 Яңалыкны куркып каршы алабыз, өйрәнгәч, ник күптән шулай эшләмәдек, икән дибез. Тырышып карыйк әле, үзебез өчен уңайлы булырга охшап тора. 

 Ул сораулары булган гражданнарны кабул итте. Соңыннан, Теләче районы җитәкчесе     И. Ф. Зарипов белән берлектә, Теләче районының  эш белән тәэмин итү үзәгендә, Социаль яклау бүлегендә һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булып узды. 

Бүген Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф егетләре ел саен оештырыла торган хәрби-кыр сборларына юл алдылар. Әлеге сборларның программасына куелган төп максат булып егетләрне Россия Федерациясенең Хәрби Көчләрендә хезмәт итү өчен әзерләү, тормышта очрый торган дәүләт, җәмгыять, шәхес куркынычсызлыгы проблемалары турында күзаллауны формалаштыру тора.

Егетләргә түземлек һәм сәламәтлек теләп калабыз.

2016 елның 18 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, үзләрендә исәптә торган балалар белән чираттагы дәресләрен үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларга үзләренең уңай якларын күрә белергә өйрәтү.

      2016 елнын 24-27 майга хэтле район хужалыклары арасында терлек азыгы эзерлэу очен азык эзерлэу техникаларын, туратып тарату агрегатларын хэм азык саклау чокырларынын эзерлеген тикшеру максатыннан районда конкурс булып узачак.

     Тикшерудэ Авыл хужалыгы хэм азык-толек минстрлыгынын механизация хэм игенчелек булегеннэн, Татарстан Республикасы узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек  иту идарэсеннэн шулай ук, Авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсеннэн хэм агрофирма оешмаларыннан белгечлэр катнашачак.

     Конкурста терлек азыгын эзерлэу техникаларын 17 олештэн торган курсэткечлэр белэн бэялэнеп тикшерелэчэк. Конкурска хэтле районнын барлык узйорешле комбайннары да техник торышын кузэту узачак, хэм шулай ук хэрбер механизмнарынын эзерлеге тикшерелэчэк. Шулай ук, конкурста терлек азыгын  ташу очен биек бортлы узйорешле техникалар эзерлеге, печэн чапкычларнын,  печэн эйлэндеру тырмаларынын хэм печэн жыеп-тыгызлау агрегатларынын  эзерлеге,  улчэу жайланмаларынын, азык саклау чокырларынын (чистарту,  ремонтлау, агарту) эзерлеген хэм шулай ук, терлек азыгы эзерлэу вакытында кызыксындыру чаралары тикшерелэчэк.

    Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелэчэк. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителергэ тиеш.

Шуны истә тотып, 17 май көнне уртанчылар төркеменә йөрүче балалар эзтабарлар булып, бакча тирәсендә күзәтүләр үткәрделәр. Язгы табигатьне: чәчәк атучы җимеш агачларын ,үләннәрне ,болытларны күзәттеләр,кошлар тавышын тыңладылар. Тәрбиячеләре Закирова А.Х. балалар белән табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмә оештырды һәм шулай ук кайбер үләннәрнең файдалы үзлекләре турында аңлатып үтте. Бүгенге табигать торышын күзәтү нәтиҗәле булды: балалар язгы табигать үзгәрешләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.

17 нче май көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Әтнә дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса,йолдыз бар!"дип исемләнгән спектаклен күрсәтте. Театрның сәхнәдә уйнаган барлык актерларына, оештыручыларга зур рәхмәтләребезне  җиткерәбез.

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең    башлангычы булды. Ул  – кешенең төп  терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге  чыганагы.  Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International