Хормәтле әти-әниләр, бүгенге көндә балага садик өчен түләүне, онлайн режим белән түләргә мөмкин, ул хезмәтне сез https://uslugi.tatarstan.ru/ аша, үзегезнең шәхси кабинетларга кереп башкара аласыз. Түләү өчен «Ак Барс» банкы картасы кулланыла, барлык төр түләүләр комиссиясез гамәлгә ашырыла. Башка банк картасы кулланылган очракта, комиссия 2 процент тәшкил итә.
Яңалыкны куркып каршы алабыз, өйрәнгәч, ник күптән шулай эшләмәдек, икән дибез. Тырышып карыйк әле, үзебез өчен уңайлы булырга охшап тора.