ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

12 май көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә МЧС хезмәткәре профилактик әңгәмә үткәрде. Янгын куркынычсызлыгы турында, аны кисәтү чаралары турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирелде.

Әңгәмә укучылар өчен бик файдалы булды.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан  командасы составында Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан Нурмөхәммәтов Азат һәм Кәримуллин Динар катнашты. ”Теләче” спорт мәктәбе укучысы Кәримуллин Динар 68 кг үлчәү авырлыгында ирекле стильдә 2 урын яулап алды. Бу көрәшчеләрнең тренеры-Әскәров Венер.

Нәтиҗәдә Татарстан командасы 1 урында.

Баландыш тɵп  мәктәбенең тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. Бүген кишер, чɵгендер чǝчелде. Укучылар шулай ук  кәбестә үсентеләре өчен җир әзерләделәр, кыяклы суган түтәлләрен тәртипкә китерделәр, яшелчәләргә һәм чәчәкләргә су сиптеләр.

    Вакытында хэм сыйфатлы итеп, терлек азыгы эзерлэу максатыннан, азык эзерлэу комбайннарын, хужалыкларнын баланста торган узйорешле хэм азык эзерлэу комбайннарына дэулэт техник карау графигы нигезендэ,  2016 елнын 20 сеннэн 25 майга хэтле район хужалыкларында узйорешле хэм азык эзерлэу комбайннарына дэулэт техник карау уздырылачак.

Табигатькә чәчәкле май килде. Олы Мишә урта мәктәбе тәҗрибә участогында да алмагачлар  ап-ак чәчәктә. Мәктәбебез укучылары, укытучылары мәктәп янын яшелләндерүдә актив катнаштылар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчәләр утыртылды, җиләк-җимеш агачларының төпләре йомшартылды. Бакчада, территориядә эшләү, укучыларыбызга  хезмәт тәрбиясе бирә, матурлыкны күрә белергә, табигатьне сакларга өйрәтә.

2016 елның 16 май көнне районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М. Галимова  һәм “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.

       Әлеге җыелыш барышында 2016 елның үткән айларына нәтиҗә ясалды  һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

13-15нче май кɵннǝрендǝ Мамадышта Республикакүлǝм 13нче авыл спартакиадасы кысаларында  спорт сɵюче гаилǝлǝр арасында   ярыш үтте. Безнең районнан бу спартакиадада   Баландыш авылыннан Заббаровлар гаилǝсе катнашып, беренче урынны яуладылар. Алар Россия этабында катнашырга хокук алдылар. Заббаровларга уңышлар телибез!

Максабаш мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогында кызу эш бара. Бүгенге көнгә бакча  казылып,  кишер, суган, чөгендер культуралары чәчелде, карлыган  төпләре  йомшартылды.  Бакчада яшелчә утырту буенча башлангыч  эш оештырылды. Барыбыз да бу уку елында да уңыш яхшы булыр дип өметләнә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International