Максабаш мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогында кызу эш бара. Бүгенге көнгә бакча казылып, кишер, суган, чөгендер культуралары чәчелде, карлыган төпләре йомшартылды. Бакчада яшелчә утырту буенча башлангыч эш оештырылды. Барыбыз да бу уку елында да уңыш яхшы булыр дип өметләнә.