Алмагачлар чәчәк атты.

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Табигатькә чәчәкле май килде. Олы Мишә урта мәктәбе тәҗрибә участогында да алмагачлар  ап-ак чәчәктә. Мәктәбебез укучылары, укытучылары мәктәп янын яшелләндерүдә актив катнаштылар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчәләр утыртылды, җиләк-җимеш агачларының төпләре йомшартылды. Бакчада, территориядә эшләү, укучыларыбызга  хезмәт тәрбиясе бирә, матурлыкны күрә белергә, табигатьне сакларга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International