Шулай ук клуб мөдире укучыларга ВИЧ инфекциясе СПИД авыруларын булдырмый калдыру һәм башка профилактик чаралар турында сөйләде.
Бу проект нәтиҗәсендә мәдәни оешмаларга: музейларга, Мәдәният йортларына, кинотеатрларга, китапханәләргә һәм башка бик күп мәдәният объектларына йөреш сизелерлек артты. Бүгенге көндә әлеге бәйге буенча “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле ата – ана” номинацияләре буенча нәтиҗәләр ясала. Теләче балалар китапханәсе үз исеменнән “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына битараф калмаган һәм аны зур кызыксыну белән тутырган әти – әниләргә һәм мәктәп укучыларына рәхмәтләрен җиткерә.
2016 елның 13 нче маенда балалар китапханәсе мәгариф бүлеге белән берлектә, Теләче урта мәктәбендә әлеге проект буенча район күләмендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Җирлекара китапханәдә үтәчәк бүләкләү тантанасы бәйгенең йомгаклау этабы булачак. Шулай ук, җиңүчеләр 26 май көнне Казан шәһәренә “Әкият” курчак театрына барачак.
Подготовка к проведению этой компании подходит к концу. Всего по республике Татарстан
сформировано 173 инструкторских участка ( по району -2 ), 1030 счетных участков ( по
району 12 ) .
Росстатом утвержден график обучения специалистов, которым предстоит осуществлять сбор
Сведений об объектах ВСХП – 2016.Обучение будет проходить по трем уровням:
первый уровень обучения - федеральный;
второй уровень обучения - территориальный;
третий уровень обучения - районный.
13 нче май көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында 2001-2002, 2003-2004, 2005- 2006 нчы елгы малайлар һәм кызлар арасында футбол ярышының зона туры үтте. Бу ярышта Олы Нырсы , Олы Мишә , Баландыш, Шәтке урта мәктәпләре укучылары узара көч сынашты.
Мультфильм карауның максаты балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай, А.Алиш иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.
Язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, китап укучыларыбызны аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, 14 май көнне Айдар авылы китапханәсендә "Өзелгән җыр эзеннән" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
Гаилә көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китаплы гаилә – бәхетле гаилә” исеме астында әдәби сәгать үткәрелде. Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Әдәби сәгатьтә катнашучылар гаилә традицияләре, парлы тормыш серләре, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
Гаилә көне 15 майда бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Бу көн безгә якыннарыбызга җылы сүзләр әйтергә, рәхмәт хисләребезне җиткерергә мөмкинлек бирә.
Китапханәгә балалар һәм әти-әниләр чыкырылды. Бергәләп табышмаклар, ребуслар чишелде, гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәр укылды. Балалар әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр, рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм күңелле үтте, һәр балага кечкенә генә истәлек бәләкләре тапшырылды.
15 май көнне Казан шәһәренең “Казань Арена” спорт корылмасы кабаттан Татарстанның спорт тормышы үзәгенә әйләнде – биредә “Казан марафоны-2016” уздырылды. 8819 йогерешче 4 дистанциядәүз көчләрен сынады – 3,10,21 һәм 42 чакрымда. Марафонда дөньяның 38 иленнән вәкил катнашты, шул исәптән Бөекбритания, Германия, Латвия,Чехия һәм Эстония илләреннән.
Татарстан Президенты Р.Миннеханов, Премьер-Министр И.Халиков, РФ Президенты киңәшчесе Г.Онищенко һәм популяр җырчы Вера Брежнева да әлеге марафонның 3 чакрымлы дистанциясендә катнашты. Алар белән бергә тагын 3 меңнән артык йөгерешче әлеге чакрымнарны бергә йөгерде. Теләче районыннан спортчылар да марафонда катнашып, 3 чакрымда уңышлы чыгыш ясап кайтты: 23-34 яшьлек ир-атлар арасында (барлыгы 343 кеше) Илнур Хәмидуллин 135 нче, Артем Галеев 136 нчы урында. Шушы ук яшь аралыгындагы хатын-кызлар арасында (580 кеше) Айгөл Имамиева 100 нче урын яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең спортчылар иң көчле беренче 500 йөгерешче арасына керүгә иреште.