2015 елның 21 октябреннән “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни – белем бирү проекты старт алды.

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Бу проект нәтиҗәсендә мәдәни оешмаларга: музейларга, Мәдәният йортларына, кинотеатрларга, китапханәләргә һәм башка бик күп мәдәният объектларына йөреш сизелерлек артты. Бүгенге көндә әлеге бәйге буенча “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле ата – ана” номинацияләре буенча нәтиҗәләр ясала. Теләче балалар китапханәсе үз исеменнән “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына битараф калмаган  һәм  аны зур кызыксыну белән тутырган әти – әниләргә һәм мәктәп укучыларына рәхмәтләрен җиткерә.

        2016 елның 13 нче маенда балалар китапханәсе мәгариф бүлеге белән берлектә, Теләче урта мәктәбендә әлеге проект буенча район күләмендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Җирлекара китапханәдә үтәчәк бүләкләү тантанасы бәйгенең йомгаклау этабы булачак. Шулай ук, җиңүчеләр 26 май  көнне Казан шәһәренә “Әкият” курчак театрына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International