2016 елның 16 май көнне районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М. Галимова һәм “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.
Әлеге җыелыш барышында 2016 елның үткән айларына нәтиҗә ясалды һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды.