ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Проект балаларны системалы рәвештә төп мәдәни вакыйгалар, Татарстан республикасының мәдәни объектлары һәм оешмалары белән таныштырып баруны, танып белү һәм белем бирү мәйданчыгы формалаштыруны, шулай ук әти – әниләрне мәдәни - агарту процессына җәлеп итүне күз алдында тотты.

      Уку елы дәвамында, район буенча 489 башлангыч сыйныф укучысы көндәлектәге мәгълүматлар буенча Татарстандагы мәдәни объектлар белән таныштылар, шулай ук мәдәният оешмаларында алган  тәэсирләрен  теркәп бардылар.

      “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясенең җиңүчеләре Ильвина Шиһаевага (1 сыйныф, Үзәк урта мәктәбе), Зәлия Вәлиәхмәтовага (2 “б” сыйныфы, Теләче урта мәктәбе), Әмир Имамиевка (3 “б” сыйныфы, Теләче урта мәктәбе), Илзирә Фәттаховага (4 сыйныф, Айдар башлангыч мәктәбе), “Иң мәдәниятле әти-әни” номинациясендә җиңеп чыккан Айгөл Имамиевага, шулай ук район күләмендә 2-3 нче урыннарны яулаган укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әти – әниләрнең балалары белән күбрәк аралашуына китергән әлеге проектка без бик тә куанабыз һәм аның  укучылар өчен чыннан да яхшы, файдалы һәм нәтиҗәле проект булуына ышанабыз.

Григорий Чхартишвили –тикшерүче Эраст Фандорин турындагы китаплар авторы, әдәбиятчы, тәрҗемәче, үз әсәрләре өчен Борис Акунин псевдонимын алган популяр Россия язучысы.

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 11834 кг.,1 сыерга 19,1 кг. туры килә, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 18,3 кг. туры килэ, Тукаш ҖЧҖ 1 сыерга 16,8 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  14,3 кг.

“Үткәнен белмәгән, киләчәген белмәс” дигән бик үтемле мәкаль бар татар халкында. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г. укучылар белән “Авылым – даным минем” исеме астында музей - почмакка экскурсия оештырды. 

   Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 11834 кг.,1 сыерга 19,1 кг. туры килә, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 18,3 кг. туры килэ, Тукаш ҖЧҖ 1 сыерга 16,8 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  14,2 кг.

Теләче районы халкы белән “Бердәм Россия”ның Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы сайлауларында кандидат булу өчен башлангыч сайлауда катнашучы, Татарстан метро төзечүләр вәкиле - “Казметрострой”  акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Иршат Минкин очрашты. Мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда 360тан артык район кешесе килде.

“Социаль өлкәне, агросәнгать комплексын үстерү өчен кризис вакытында да авылга финанс ярдәм күрсәтүне арттырырга кирәк”,-  дип ассызыклады үз чыгышында Иршат Минкин.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Мамадыш шэхэрендэ уткэрелгэн “Сэламэтлек -2016“ зона спартакиадасында 2 нче урын алды.

Ел саен уткэрелэ ,бу спартакиадыны топ максаты: республика халкы арасында спортны хэм физик культураны кутэру (популярлаштыру) саламэт яшэу рэвешен пропагандалау,халыкны сэлэмэтлеген ныгыту хэм патриотик ботен спорт торлэре буенча тэрбия биру хэм элбэттэ ин кочле спортакиадаларны хэм командаларны ачыклау.

С целью профилактики ВИЧ – инфекции провели лекции, беседы, трансляции видеороликов и тайное анкетирование. Организаторами данного мероприятия  были Молодежный центр «Олимп», лекцию читала врач эпидемиолог Степанова Альфия Камиловна. 

Данное мероприятие проводилось с целью профилактики ВИЧ – инфекции, формирование культуры безопасного поведения среди молодежи, популяризации здорового образа жизни на подведомственной территории.

Һәр уку елы ахырында 10 нчы сыйныф укучы-егетләре өчен хәрби-кыр сборлары  оештырыла.    Олы Мишә урта мәктәбе укучыларылары да бу чарада катнаша. Бүген без аларны   Олы Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында оештырылган биш көнлек укуларга озаттык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International