Иршат Минкин: “Кризис вакытында да авылга финанс ярдәм курсәтүне арттырырга кирәк”.

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе
Теләче районы халкы белән “Бердәм Россия”ның Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы сайлауларында кандидат булу өчен башлангыч сайлауда катнашучы, Татарстан метро төзечүләр вәкиле - “Казметрострой”  акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Иршат Минкин очрашты. Мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда 360тан артык район кешесе килде.

“Социаль өлкәне, агросәнгать комплексын үстерү өчен кризис вакытында да авылга финанс ярдәм күрсәтүне арттырырга кирәк”,-  дип ассызыклады үз чыгышында Иршат Минкин.

Иршат Минкин хезмәт эшчәнлеген 80нче елларда торак-эксплуатациясе идарәсе мастеры булып башлап китә, аннары 20 ел диярлек Казан һәм Түбән Кама шәһәр хуҗалыгы тармалары белән җитәкчелек итә. 2008 – 2013 нче елларда ул беренче вице-мэр була һэм 2013нче ел Универсиада алдыннан юл-төзелеш эшләре өчен җаваплылык тота.  Иршат Минкин авылда туып-үсү сәбәпле авыл проблемаларын якын күрә. Әти-әнисе һаман туган якларында, Чүпрәле районында,  яшиләр.

“Әгәр яшәү өчен шартлар булмаса, эш булуы да халыкны авыл җирендә калырга мәҗбүр итә алмый”,- дип уйлый  Иршат Минкин. Шуңа күрә актив рәвештә социаль инфраструктураны үстерергә кирәк. Вакытында медицина ярдәме күрсәтү, яхшы сыйфатлы юллар, балалар бакчасы, мәктәпләр якын булуы, аларның берничә километр ераклыкта урнашмавы мөһим. “Татарстанда иң авыр вакытларда да авыл турында онытмадылар. Шуңа күрә авыр хуҗалыгы, яшләр өчен эш урыннары саклап калынды безнең авылларда”, -  искәртеп алды чыгыш ясаучы.

Иршат Минкин фикеренчә, импорт алмашу  программа кысаларында Теләче кебек инициативалы районнар тагын да зуррак уңышларга ирешергә мөмкин. Теләче районында  әзерләнә торган продукт хәзер Россия районнарына һәм башка илләргә китерелә.

Киләсе чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары алдында торган мәсьәләләр турында сорау бирелгәч, Иршат Минкин Россия бюджеты һәм регион бюджетлары арасында рициональ бүлү чаралары үткәрелергә тиеш, чөнки регионнарга тулысынча финанс ярдәм күрсәтелми. “Урыны белән акча зур проектларга түгел, ә кечкенә бистә юлларына да җитми. Көчле регионнар - көчле илнең нигезе”, - дип уйлый ул.

Очрашудан соң Иршат Минкин район халкы белән бергә сәнәгать паркын күзәтте һәм катнашучылар белән аралашты. Теләче районының баш җитәкчесе Илдус Зарипов районның икътисади күрсәткечләре, яңа җитештерү ачу перспективалары турында сөйләде. Иршат Минкин һәм Илдус Зарипов “Гиниятуллин С.Ш.”  крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Крестьян-фермер хуҗалыгы баш җитәкчесе Сәгыйт Гиниятуллин ат үрчетү фермасы турында сөйләде.

Мәгълүмат:

22 май 2016нчы елда “Бердәм Россия” алдан сайлау көне үткәреләчәк. Тавыш бирү вакытында Дәүләт Думасы VII чакырылыш сайлауларына үткәрү өчен партия эчендәге кандидатлар арасында сайланыш үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International