ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Үзәк китапханәсендә «Мәдәни көндәлек» республика конкурсының "Иң яхшы мәдәни көндәлек" дигән номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс 1-4 сыйныф укучылары арасында үткәрелде һәм җиңүче итеп Жангалеева Адилә (4сыйныф), Шигаева Ивилина (1сыйныф) һәм Шигаева Лиана ( 3 сыйныф) билгеләнделәр. Алар әти-әниләре белән бик еш мәдәни чараларга йөриләр һәм анда алган тәэсирләрен мәдәни көндәлекләренә язалар. Кызлар көндәлеклэренә укыган әсәрләре буенча рәсемнәр ясыйлар, биремнәргә җавап язалар. Мәдәни көндәлек укучыларга туган ягыбыз тарихы буенча сәяхәтне истә калдырырга ярдәм итә.

Саба районының сәнгать мәктәбе укучылары да үзләренең һөнәрләре белән бүлештеләр. Мондый иҗади аралашу ике район өчен дә балаларга сәнгать  өлкәсендә үсәргә ярдәм итә, бер-берсенең уңышларын күреп алар күп тәҗрибә тупладылар. Бу концертта Саба районының мәдәниять бүлеге җитәкчесе  Загидуллин Рустем Фидаилевич та катнашты . Ул  сәнгать мәктәбе укучыларына үзенең җылы теләкләрен җиткерде, модый очрашуларның ешрак булуына аеруча басым ясады. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Теләче сәнгать  мәктәбе күршеләрен үзенә кунакка чакырды.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчасы территориясенең, бинаның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе, янгынны булдырмау буенча эш планы, инструкцияләр, журналлар, аларның тотылышы һәм башка документлар тикшерелде.Бакчага йөрүче балалар белән җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырылды.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә «Җиңү безгә җиңел бирелмәде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Күргәзмәгә Бөек Ватан  сугышы темасына багышланган китаплар куелды.

2016 елның 12 нче май көнендэ Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөел Ватан сугышы  ветераны  Шәрипов Муса Шәрип  улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Муса абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә  авыл җирлеге башлыгы, район hәм авыл җирлеге ветераннар советы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Муса абый 40 елдан артык  колхозда тракторда эшләгән. Куйган хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән.   

Юбилярыбыз бугенге көндә малае Таhир, килене Миннегаләм гаиләсендә, оныклары, оныкчыклары арасында матур, тыныч картлык кичерә.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Анда ветераннар һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Алар өчен митингтан соң концерт куелды,чәй табыны әзерләнде, бүләкләр тапшырылды.

Олы  Нырсы  урта    мәктәбенең    укучылары  мәктәп  территориясен  яшелләндерүдә  үз өлешләрен кертәләр.   Укучылар   мәктәп  ишегалдындагы  түтәлләргә   чәчәк үсентеләрен  күчереп  утырттылар. Үсентеләрне балалар  класста үзләре үстерделәр.  Тиздән  мәктәп яшеллеккә күмелер  һәм  балалар  утырткан чәчәкләр  тирә-юньгә  ямь  биреп  торырлар.

Бу очрашуга оешманың даими әгъзаларыннан тыш хатын-кызлар проблемаларына, милли тәрбия, борынгыдан килгән гореф –гадәтләребезне саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаган хатын- кызлар чакырылды. Монда “Ак калфак” оешмасының алда торган бурычлары билгеләнде, гаилә кору, бала тәрбияләү буенча белгечләр киңәшләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны үз эченә алган “Тәрбия баскычлары” дигән презентация күрсәтелде, “Ак калфак! Сихри нурың ахак!” , “Халкыбызның милли җәүһәрләре” дип исемләнгән китап һәм журналлардан торган күргәзмәләр күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International