Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә “Үткәннәргә хәтер еш кайта” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә сугыш темасына кагылышлы газета-журналлардан алынган материаллар куелды.
Җиңү бәйрәме – бөек тантана, ул Ватаныбызның сугышчан тарихында һәрвакыт иң якты һәм онытылмаслык вакыйгаларның берсе булачак. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында, балаларга аңлаешлы телдә язылган китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китапларда сугыш уты аша узган буыннар язмышы турындагы әсәрләр тупланган. Алар бүгенге китап укучыларыбызның бабалары һәм карт бабаларының яшьлеген һәм балачагын тасвирлый. Рәхимсез сугыш елларында, солдатларыбызга хас булган тугрылык, җаваплылык, мәрхәмәтлелек кебек хисләр замана малайларына һәм кызларына күрсәтмә була алыр иде. Күргәзмә яшь буынны тагын бер кат илебез тарихын өйрәнүнең зарурлыгына инандыруга, җирдәге тынычлыкны яулап алучыларга булган рәхмәт хисләрен мәңгегә йөрәктә сакларга тиешлекне аңлатуга юнәлдерелде.
Инде авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарыбыз арабызда юк. Шуңа күрә без тыл ветераннарыбыз белән очрашуларны уздырып торабыз. 6 нчы май көнне Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре ветераннарыбызның өйләрендә булып бәйрәм белән котлап котлау открыткалары һәм бәйрәмгә чакыру кәгазьләре өлешеп чыктылар.
Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Һәм 6 май көнне уздыралачак «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митингка чакыру тараттылар.
Әлеге дәреснең максаты үрнәк алырлык позитив образ формалаштыру, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Биредә сугыш чоры балалары турында мәгълүмат бирелде. Безнең бурыч, Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләре кылган батырлыкларга соклану һәм горурлану хисләре уятып, укучыларның гражданлык бурычы, кыюлык, каһарманлык төшенчәләрен күзаллауларын барлыкка китерү.
Җиңү бәйрәме – бөек тантана, ул Ватаныбызның сугышчан тарихында һәрвакыт иң якты һәм онытылмаслык вакыйгаларның берсе булачак. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында, балаларга аңлаешлы телдә язылган китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китапларда сугыш уты аша узган буыннар язмышы турындагы әсәрләр тупланган. Алар бүгенге китап укучыларыбызның бабалары һәм карт бабаларының яшьлеген һәм балачагын тасвирлый.
Шармыш авыл китапханәсендә Кояш көне уңаеннан «Счастливые дети на солнечной планете» дип исемләнгән рәсем һәм шигырьләр конкурсы узды. Бу конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Бәйгенең шарты буенча һәр рәсемгә дә дүрт юллык шигырь язарга кирәк иде. “Почемучка” клубына йөрүче балалар рәсемнәр белән бергә шигырьләр дә алып килделәр.
Балалар районыбыз турында мәгълүмат алдылар, районның данлыклы кешеләре, ветераннары турында китаплар карадылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Баландыш авыл китапханәсендә халык шагыйре Ренат Харисның 75 яшьлек юбилее уңаеннан "Ренат Харис шигърияте"дигән китап күргәзмәсе куелды.