ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Теләче районы башлыгы И.Ф. Зарипов Күкчә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиранова Таисия Павловна белән очрашты.

И.Ф. Зарипов ветеранга үз бурычын намус белән үтәп, рухын төшермичә, фашистлар белән көрәштә түземлек hәм кыюлык үрнәкләре күрсэткэне өчен зур рәхмәтен белдерде, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләде.

Бүген, ягъни 6 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 71 еллыгына" багышланган чара узды. Бакчабызга йөрүче балалар бәйрәмнең төп кунаклары - Бөек Ватан сугышы тыл ветераннары, сугыш балалары әби-бабайбалар иде. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветеран игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән табын артында дәвам итте. Кунакларыбыз кичәне бик ошатты, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Без дә мондый бәйрәм-очрашуларның дәвамлы булуын теләп калдык.

2016 елнын 5 маенда Телэче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, агу сиптергеч машиналарын тикшеру булып узды. Конкурста агу сиптергеч машиналарынын техник тозеклеге, койлэулэре, кирэкле жихазлар белэн тээмин ителуве (насослары, шлангалары, улчэу цилиндрлары), шулай ук сиптеру механизмнарынын тигез итеп эшлэве тикшерелде. Агу сиптергеч машиналарын тикшеру очен, Авыл хужалыгы хэм азык-толеге идарэсеннэн хэм шулай ук, Татарстан Республикасы буенча ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасы житэкчелэре хэм белгечлэре билгелэнде.                                         Конкурс, агу сиптергеч машиналарынын техник торышына хэм тозеклегенэ карап, баллар белэн бэялэнеп уткэрелде.

    Агу сиптергеч машиналарынын тикшерелэ торган параметрлары:

 - агу сиптергеч машиналарынын техник торышы, тозеклеге;

 - сиптеру механизмнарынын тигез итеп эшлэве;

 - механизатор кадрларынын эзерлеге (медицина тикшерелу узуы, техник  куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлуе хэм индивидуаль саклану чаралары белэн тээмин ителуе).

    Конкурснын нэтижэлэре буенча, призлы урыннар тубэндэге хужалыкларга бирелде:

     1 урын – ЖЧШ «Игенче» хужалыгына 54 балл;

     1 урын – ЖЧШ «Алан» хужалыгына 54 балл;

     2 урын – ЖЧШ «Сэт иле-Телэче» Олы Мишэ булекчэсенэ 52 балл;

     3 урын – ААЖ «Телэчеагрохимсервис» 51 балл.

Узган гасырның иң тетрәндергеч вакыйгасы булган Бөек Ватан сугышы никадәр кешенең гомерен өзгән, күпме язмышларны җимергән. Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ватандашларыбызның сафлары елдан ел сирәгәя. Балачакларын сугыш урлаган “сугыш чоры балалары”ның да бүген инде күбесе мәрхүм. Сугыш кырында ятып калган бабаларыбызны, исән кайтып та яралардан сыкрап гомер кичергән аз санлы ветераннарыбызны, тылда соңгы көчләрен куеп җиңүне якынайткан әбиләребезне, барлык гомер елларын яшьли сөйгән ярларын көтеп уздырган кыз- әбиләрне онытырга, исәннәрен игътибарсыз калдырырга безнең хакыбыз юк! Күргәзмәнең  максаты – китап укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Җиңүне якынлаштыручыларның исемен хәтерләрдә саклау.

Митингта Ямбулат башлангыч мәктәп укучылары,мәдәният хезмәткәрләре ,авыл халкы катнашты.Олы Мәтәскә ветераннар советы рәисе Нигъмәтҗанова Әнвәрә ,Олы Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Вәлиуллин М.А.,"Таң" ширкәте рәисе Сөнгатуллин Р.М. чыгыш ясады. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

6 май көнне Балык Бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиуллин  Фәйзрахман  Нәбиуллович истәлегенә  1999 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ярышлар узды. Барлыгы 7 команда, 120 көрәшче катнашты. Әлеге турнирда «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да бик актив чыгыш ясады.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча:

1 урында- Балык Бистәсе

2 урында – Мамадыш

3 урында – Теләче

4 урында – Лаеш

5 урында – Яңа Савин районы командалары.

Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырулы иде. Бәйрәм кичәбез мәктәп укучылары һәм  авыл үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барды. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Әлеге дәреснең максаты үрнәк алырлык позитив образ формалаштыру, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Биредә сугыш чоры балалары турында мәгълүмат бирелде. Безнең бурыч, Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләре кылган батырлыкларга соклану һәм горурлану хисләре уятып, укучыларның гражданлык бурычы, кыюлык, каһарманлык төшенчәләрен күзаллауларын  барлыкка китерү. Шулай ук китаплар ярдәмендә тарихи вакыйгалар һәм фактларга карата кызыксыну уяту. Китаплар кешене үз халкын, туып - үскән җирен яратырга өйрәтәләр. Бу вакыйгалар турындагы истәлекләр вакытка буйсынмыйлар, кадерләп сакланалар һәм буыннан буынга күчеп баралар, алар гасырларны кичәчәк: үткәндәге истәлекләрне саклау ул кешенең үзаңы гына түгел, истәлек – ул үткән белән киләчәкне тоташтыручы боҗра.

6 май көнне   Субаш  авылында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу уңаеннан,  митинг булып үтте.Митингта   Субаш мәктәбе коллективы,  Айдар авыл җирлеге,   авылыбызның  тыл ветераннары, сугыш чорының  бар авырлыгын  үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты. Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 71 ел тулу  белән котлап  авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Б.Х.  тантанага килүчеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде.   Субаш башлангыч мәктәбе   укучылары     чыгышы  бәйрәмгә килүчеләр күңелендә матур әз калдырды. Бәйрәм чәй табыны артында давәм итте. Тантана ахырында  мәктәп, клуб, китапханә һәм авыл советы исеменнән обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының иҗатына багышлап “Ренат Харис шигърияте” дип исемләнгән күргәзмә эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International