ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

Шул уңайдан китапханэдэ "Өлкәннәребез хөрмәткә лаек" дигән күргәзмә куелды.

21 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия күчмә китапханә белән Җәнәй авылы башлангыч мәктәбендә булды. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан 1-4 сыйныф укучыларына "Габдулла Тукай - сүнмәс йолдыз ул!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина да чиштеләр. Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирделәр. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Китапханәче балаларны Г.Тукайның биографиясе белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, соныннан күмәк «Туган тел» жыры башкарылды.  

Әлеге бригаданың максаты район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүче авыр тормышлы, күп балалы гаиләләргә, ялгыз торучы һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм күрсәтү.

20 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Спортлы Татарстан” акциясе кысаларында язгы кросс үтте.Шулай ук мәктәбебездә ГТО атналыгы да бара. Бу акцияләрдә барлык укучылар да актив катнаша. Мондый акцияләр үткәрү укучыларда активлык уята, иҗади сәләтләрен үстерә,чыдамлылык сыйфатлары тәрбияли.Мәктәбебез укучылары тормышның кадерен белеп, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20 апрель көнне «Язгы шәфкатьлелек атнасы» уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе  Гильмутдинова Р. Иске Җөри авылында Гильмутдинова Э. гаиләсенә тәрбиягә  алынган балалар янында кунакта булды. Китапханәче балаларга күчтәнәчләр  һәм Габдулла Тукайныӊ әкиятләрен алып барды. Балалар бик кәнагать калдылар.

Балалар мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, совет язучыларының әсәрләре белән таныштылар.

21 – апрель көнне балалар бакчасына кунакка Максабаш авыл китапханәсе хезмәткәре Минһаҗева Л.В. килде. Ул Габдулла Тукайның балалар  өчен язылган күп санлы китапларын алып килгән. Тукайның иҗаты белән таныштырып балаларга шигырьләр, әкиятләр укыды.  Балалар  аның шигырьләрен сөйләп, Габдулла Тукайның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә ахырында “Күңелле викторина” үткәрелде һәм актив катнашкан балаларга бүләкләр таратылды.

Татарны бөтен дөньяга таныткан, 27 ел гомере эчендә үзенең том-том шигырьләрен, баллада һәм поэмаларын, балалар өчен язылган әсәрләрен, публицистик һәм сатирик мирасын замандашларына һәм киләчәк буынга мирас итеп калдырган Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Теләче җирлекара китапханәсендә шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сораулардан торган  “Сез Тукайны беләсезме?” дигән кроссворларны, Г.Тукай турындагы истәлекләрне үз эченә алган журналлардан торган күргәзмә эшли. Тукай турындагы белемнәрегезне сынап карыйсыгыз килсә, китапханәгә рәхим итегез!

Ильдар хәзерләгән проект эше  югары бәяләнде. Насыйбуллин Ильдар 2 урынга лаек булды һәм диплом, медаль, акчалата сертификат белән бүләкләнде. Тимерханов К.Г. шулай ук “ Олимпиадага призер хәзерләгән өчен” дигән грамотага  ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International