Татарны бөтен дөньяга таныткан, 27 ел гомере эчендә үзенең том-том шигырьләрен, баллада һәм поэмаларын, балалар өчен язылган әсәрләрен, публицистик һәм сатирик мирасын замандашларына һәм киләчәк буынга мирас итеп калдырган Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Теләче җирлекара китапханәсендә шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сораулардан торган “Сез Тукайны беләсезме?” дигән кроссворларны, Г.Тукай турындагы истәлекләрне үз эченә алган журналлардан торган күргәзмә эшли. Тукай турындагы белемнәрегезне сынап карыйсыгыз килсә, китапханәгә рәхим итегез!