ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Теләче җирлекара китапханәсендә татар шагыйре, журналист, Татар милли хәрәкәте активисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановка 75 ел, татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре булган Рәшит Гәрәй улы Гәрәевка 85 ел, Татарстанның халык язучысы, фронтовик шагыйрь һәм язучы – прозаик, Тукай бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хисам Нуретдин улы Камалга 90 яшь тулу уңаеннан «Милли җәүһәрләребез» дип аталган күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмәдә язучыларның иҗатлары турында мәгълүмат табарга, аларның әсәрләре белән танышырга мөмкин.

Укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар, презентация һәм видеороликлар карадылар. Дәрес ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Дәрестә  сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләнде. Укучылар белән “Файдалы-зарарлы”, “Дөрес – дөрес түгел”, “Могҗизалар кыры” дигән уеннар уйналды, презентация күрсәтелде. Укучылар күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Әлеге күргәзмәгә Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүматлар куелды. Күргәзмәдә шулай ук Ю.Гагарин, космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышып була.

Әлеге күргәзмә  12 апрель көнне билгеләнеп үтелүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүмат алдылар. Күргәзмәдә шулай ук  космонавтика көне турында шигырьләр дә урын алды.

Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары бүген космоска сәяхәт ясадылар. Балалар мультимедиа презентация ярдәмендә Юрий Алексеевич Гагарин, космонавтлар, Космос, космик ракеталар турында яңа белемнәр үзләштерде. Шулай ук үз белемнәрен төрле конкурс ярышларында сынатып та карадылар.Әлеге чара балаларда зур кызыксыну уятты.

12 нче апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган  “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Бүген Баландыш төп мәктәбендә бу көнгә багышланган күп кенә чаралар  үткәрелде.Чөнки 2016 елның 12 апрелендә Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулды.

Теләче районыннан үлчәү авырлыкларында Нургалиев Раиль 1, Галләмов Муса 3 урынны яулады.

Бүген 11 апрель – Халыкара  фашист канцлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.Бөек Ватан сугышы елларында Алмания һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концентрация лагере эшләгән. Шушы “тәмуг”газаплары аша 18 миллион кеше уза ул чакта. Тоткыннарның  12 миллионнан артыгы үлә яки үтерелә.Фашист канцлагерьлары  һәм  геттолар тоткыннары арасында йөзләрчә мең бала да була. 1945 нче елның 11 апрелендә Бухенвальд тоткыннары баш күтәрә.Нәтиҗәдә 200 меңнән артык кешене азат итәргә мөмкин була.Аларның 900 гә якыны балалар.БМО карары белән нәк менә 11 апрель Халыкара  фашист канцлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International