Алар язгы эшләрне: канау казу, боз чабу һәм башка төр эшләрне башкардылар. Лаеклы ялдагы укытучы укучылар хезмәтеннән бик канәгать калды. Аларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Укучылар да үз чиратында бик канәгать булып кайттылар, мондый зур эшләр вакытында ярдәмгә килергә әзер икәнлекне әйттеләр.
Менә бик тиздән җылы яклардан яраткан кошларыбыз сыерчык, карлыгач, тургай, шәүлегәннәр һәм башкалар туган якларны сагынып кайтачак. Без дә сагындык инде аларны. Чут-чут итеп сайрауларын тыңлыйсыбыз килә. Әллә нинди борчуларны да оныттырып тора бит ул кошлар җырлавы.
Без, Лесной балалар бакчасы, буген балалар белән кошлар турында сөйләштек, аларның сурәтләрен проектордан карадык, узенчәлекләрен өйрәндек. Сыерчык оялары һәм аларны ясаганда истә тотарга кирәкле кагыйдәләр белән таныштык: сыерчыкның “өе” барлык таләпләргә туры китереп ясалырга тиеш. Ни өчен кереп-чыгу тишеген зур итәргә кирәкми? -мәчеләр һөҗүм итмәсен өчен . Аннан тишекнең өскәрәк ясалуының да сәбәбе бар: кошчыклар егылып төшмәсен өчен шулай эшләнә икән ул. Ояның эче бик җылы була. Сыерчык аңа урнашканчы башта һавасын алыштыра икән. Аннан соң да ул аны гел җилләтеп тора. Болай эшләмәгәндә кошкайлар тончыгып үләргә мөмкин.. Бу кагыйдәләр балаларыбызга әтиләре белән сыерчык оялары ясаганда кирәк булыр дип ышанып калабыз...
Бик тиздән җырчы сыерчыкларның яңа ояларга куанып сайрауларын рәхәтләнеп тыңларбыз. Безнең Лесной авылында элек-электән сыерчыкларны оялар ясап каршы алалар. Сез дә елдан-ел кимеп баручы әлеге кошларны саклап калуда үзегезнең өлешегезне кертерсез дип ышанып калабыз. Без һич кенә дә табигатьне пычратырга, кошларны рәнҗетергә тиеш түгел. Әйдәгез, табигатькә бергәләп ярдәм итик. Сыерчыкларны матур оялар ясап сөендерик.
5-8 класс укучылары командалары викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләренә куп кенә кызыклы мәгүлүмат алдылар, һәр класс концерт номеры әзерләде. Югары класс укучылары гәҗит чыгардылар.
4 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә ,3 нче чирек нәтиҗәләре буенча, ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналарны мәктәп директоры Сафин А.С., директор урынбасарлары Хамидуллина Р.Ф һәм Мухаметова Р.Х. укыту һәм тәрбия эше торышы белән таныштырдылар. Шулай ук быелгы уку елында булачак имтиханнардагы үзгәрешләр , балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләп үтелде. Әти-әниләргә ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда катнашырга тәкъдим ителде.
Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.Уеннар, бигрәк тә рольле уеннар, балаларны активлаштыра һәм уйлап табучанлыкны, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерә.Уенның максаты: балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.
3нче балалар бакчасыннан яшь талантлар «ЧУДО-ПЕСЕНКА» Бөтенроссия вокал фестивале- конкурсында катнаштылар. Бу конкурста топ тәләп, һәр-бер баланың җырлаганнын дискка яздырып шушы конкурска җибәрү иде. Музыка җитәкчеләре конкурска бик теләп катнаштылар аларга зур ярдәм итүче әти-әниләр булып торды.
Бу чарага «Я за здоровый образ жизни» дип аталган күргәзмә куелды. Күргәзмәгә яшүсмерләргә үзләрен начар гадәтләргә иярмәс өчен ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат куелды. Балалар китапларны карап төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар. Сәламәтлек темасына багышланган рәсем һәм рефератка конкурс игълан ителде.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укчылары иртә яздан бакчада утырту өчен помидор, борыч кәлшәләрен тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Яз көне авыл халкына да сатып, мәктәпкә кирәкле товарлар алырга планлаштырып торалар.
Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә 2 апрель көнне китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә кече яшьтәге балалар өчен матур әдәбият куелды.
1 апрель көнне мәктәпкәчә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта, булачак чыгарылыш кичәсе һәм балаларны мәктәпкә әзерләү буенча сораулар күтәрелде. Әти-әниләр алдында бакча мөдире Давлетшина А. Н., тәрбияче Венера Канифовна, музыка җитәкчесе Эльза Владимировна, психолог Сәйлән Нагимовналар чыгыш ясадылар. Сәйлән Нагимовна әти-әниләр өчен тренинг үткәрде һәм әти-әниләргә мәктәпкә әзерлек буенча әзерләнгән буклетлар таратты . Тәрбияче Венера Канифовна балаларның бакчада ирешкән уңышлары хакында сөйләде.