Олы Мишә урта мәктәбендә апрель ае хокук бозуларга каршы профилактик чаралар уздыру айлыгы итеп игълан ителде.5нче апрель көнне мәктәбебездә укучылар белән очрашуда МО МВД России Теләче муниципаль полиция бүлегеннән ПДН инспекторы, полиция майоры Назмиева Р.Р., Теләче районы буенча ОГИБДД ОМВД начальнигы Каримуллин И.Х. һәм КДН буенча җаваплы секретарь Ихсанов Р.А. булып киттеләр.Резида Рифкатовна “Хокук бозуларны булдырмау. Закон буенча җаваплылыкка тартылу” темасына лекция укыды, укучылар белән әңгәмә үткәрде.ОГИБДД начальнигы юлда йөрү иминлеге турында сөйләде.Рахим Асхатович уздырган тренингта да укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы үтте.
В целях формирование и закрепление навыков грамотного поведения в условиях пожара и других чрезвычайных ситуациях с 5 февраля по 15 марта прошел районный этап республиканского конкурса детско-юношеского творчества по пожарной безопасности «Неопалимая купина», где ученики Старозюринской средней школы заняли призовые места. Салихов Раиль ученик 3 класса в номинации «Технические виды творчества» занял 2 место, Вахитов Искандер ученик 8 класса в номинации «Художественно-изобразительное творчество» занял 1 место. Поздравляем!
Балалар иҗат үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә эшләп килүче, “Бәйләү иле” һәм “Балачак” түгәрәкләре эшчәнлеге белән танышырга Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Пешков Виктор Петрович килде. Килгән кунаклар өчен балаларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә ясалды, “Бәйләү иле” түгәрәге укучылары ярдәмендә мода тамашасы күрсәтелде, “Балачак” бию коллективы үзләренең иң матур биюләре белән сөендерделәр. Кунаклар түгәрәк эшчәнлеге белән канәгать калдылар.
Балалар иҗат үзәгенең “Алтын куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Музафарова Сөмбел Юлдаш кызы җитәкчелегендә, төсле гафре кәгазьләрдән бер кәрзин букет чәчәк ясадылар. Тере чәчәкләр тиз шиңәләр, ә үз кулларың белән иҗат иткән эш озак саклана һәм башкаларны да сөендереп тора. Әлеге букетны укучылар “Алтын куллар” түгәрәге күргәзмәсенә урнаштырдылар.
Халыкның җиткерелә торган сигналларга игътибарлы булуын сорыйбыз.
Аны вакылыча район мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Василовна Ибрагимова алып барды. Әлеге киңәшмәдә алда торган бурычлар, районыбызның 25 еллыгы уңаеннан узучы чаралар һәм сонгы вакытларда без күреп хәм ишетеп торган Төньяк Кавказ илләрендә хәм Татарстанда булган фаҗигаларны узебездэ булдырмый калу хакында барды. Районыбызда тынычлык булсын, бәла- казалар, афәтләр булмасын дип әйтсәк, без барыбыз да бергәләп эш алып барырга тиешбез.
Район мәдәният йортында эшләп килуче “Агыйдел” вокаль ансамбленә йөручеләр бу көннәрдә районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан узачак мәдәни чарага әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Ансамбльнең җитәкчесе - Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова Бабаҗановна.
2016 елның 6 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, социаль ярдәм алучылар арасында күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатын билгеләү максатыннан, анкеталы сораштыру үткәрделәр. Әлеге сораштыруда тормышлары социаль яктан авыр булган һәм куп балалы гаиләләр, шулай ук ялгыз торучы пенсионерлар, инвалидлар һәм комплекслы ярдәм күрсәтү оешмасында исәптә торучы башка категориядәге кешеләр дә катнашты.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары вакытны бер дә бушка уздырмый. Укучылартәнәфесләрдә шашка - шахмат уйныйлар. Дуслар белән ярышу укучыларга бик ошый, тәнәфесне алар көтеп алалар.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары язгы каникулда Республика күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда актив катнаштылар.
9 сыйныф укучысы Гыйлметдинова Ләйлә (Җитәкчесе- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М)Чаллы шәһәренең 78нче А.С.Пушкин исемендәге лицеенда үткәрелгән “Пушкин укулары”ачык Руспублика иҗади конкурсында катнашып III дәрәҗә Диплом белән, 7 сыйныф укучысы Рахматуллина Энҗе Казан шәһәрендә Дәүләт Советы бинасында үткән халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясендә “Журналистика.”Кызыл тышлы” дәфтәрдән”номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән (Җитәкчесе- тарих һәм җәмгыятьбелеме укытучысы- Рахматуллина А.Ә.) бүләкләнделәр. Мәктәп китапханәчесе Нигъмәтҗанова Х.Н. Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә “Утырып уйлар уйладым” мәктәп китапханәчеләре номинациясендә лауреат булды.
Бүген Рахматуллина Э. Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә катнашуы турында чыгыш ясады, Дәүләт Советы бинасы буенча үткәрелгән экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты.