ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 104 ел тулды. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Гаилә елына карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул дөнья”, “Минем гаиләм - минем байлыгым!”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Биредә китап укучылар РФ Президентының Гаилә елы турында указы, гаилә кыйммәтләре, гаилә учагын булдыру һәм саклау, балаларны тәрбияләү турында китаплар белән таныша алалар, шулай ук биредә  матур әдәбият үрнәкләре дә урын алган.

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Газета һәм журналлар дөньясында» дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Китап, газета-журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга багышлана.


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Аның тәүгесе Олы Мәтәскә авыл җирлегендә узды. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган җыенда җирлекнең 2023 елдагы эшчәнлеге белән авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Валиуллин чыгыш ясады.

Районның Почетлы гражданины, бик күп еллар җитәкче булып эшләгән, Теләче районын оештыруда үзеннән зур өлеш керткән Мансур Минзарипович Газизовны туган көне.

17 нче гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Салтыков-Щедринның иҗаты һәм тормыш юлы» дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Татар театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә драматургның күп кенә китаплары урын алды. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Иске Җөри  авылы модель китапханә хезмәткәрләре  Иске Җөри мәктәбенең башлангыч сыйныф  укучылар  белән “Фатих Кәрим  фронтовик шагыйрь” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырдылар. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Китапханәчеләр яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырдылар, кошларны нинди ризык белән тукландырырга һәм каурыйлы дусларыбыз өчен җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары укучылар кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә көнбагыш, бодай тараттылар һәм «кошлар ашханәләрен» агач ботакларына элеп куйдылар.

Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, драмалар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы. Аның иҗаты турында күп кенә басмалар басыла. Ләкин Ф.Кәрим иҗатының зурлыгы һәм асылы аның белән түгел, ә иң беренче чиратта шагыйрьнең тормышында һәм иҗатында халык язмышы ничек чагылдырылуы белән билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International