Шуңа бәйле рәвештә Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Заман афәтеннан ерак булыйк!" дигән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше һәм организмга зарарлы наркотикларның тәэсире турында фикер алышынды. Аларга наркотикларны законсыз сатып алу, саклау, җитештерү һәм эшкәртү өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр. Очрашу ахырында балаларга «Без наркотикларга каршы» дигән буклетлар тапшырылды.