ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Айдар авыл китапханәсендә шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Тәвәкәллек, батырлыкта җыр булып калсаң иде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы, батыр сугышчы һәм татар халкының герое. Аның иҗаты турында күп кенә мәкаләләр һәм басмалар басыла. Шагыйрьнең иҗатында татар халкына, гаиләсенә, ватанына мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Китапханәче китап укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырды, фронт лирикасы турында фикер алышынды.

Баландыш авыл китапханәсендә "2024 елның беренче укучысы" дип аталган акция узды. Акциядә катнашучыларга бу көнне килүчеләгә бүләкләр әзерләнде. Нәтижәдә, беренче укучы булып 9 нчы сыйныф укучысы Зәлия Хасаншина танылды. Зәлиягә матур теләкләр теләнде һәм бүләк тапшырылды.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә, фронтавик- шагыйрь Фатих Кәрим иҗаты буенча “Исеме калды данга күмелеп” дип исемләнгән патриотик сәгать үтте. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Казаклар авыл китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар белән татар драматургы һәм язучысы Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган «Татар театр сәнгатенә нигез салучы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага китап күргәзмәсе ясалды һәм аның буенча күзәтү үткәрелде. Укучыларга Галиәсгар Камалның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Слайдлар күрсәтү белән Г. Камал исемендәге театр буйлап виртуаль сәяхәт ясадык.

Җирдәге барлык илләр дә елына бер тапкыр бу әкияти бәйрәм - яңа елны билгеләп үтәләр, һәм барлык балалар да аны бик яраталар һәм зарыгып көтәләр. Казаклар авылы китапханәчесе яшь китап укучыларны “Яна елда яңа әкият” дип исемләнгән чарага чакырды. Балалар өчен кызыклы әкиятләр укылды. Чара барышында алар әкиятләргә багышланган викторинада катнаштылар. Викторина сорауларына җавапларны «Яңа ел әдәби геройлар белән» дигән китап күргәзмәсеннән табарга мөмкин иде. Чара ахырында балалар актив катнашкан өчен татлы призлар алдылар.

Традиция буенча, Яңа ел каникуллары чорында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар белән  сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатыннан саф һавада «Уку - акыл өчен, спорт - сәламәтлек өчен” дип исемләнгән кышкы уеннар уздырды.

Могҗизаларга бай булган бу бәйрәмне алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып, “Кыш бабайда кунакта” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты. Уеннар, күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе - болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!

Балачакта һәрберебез Кыш бабайдан бүләкләр көтеп, могҗизага өметләнеп, аңа хат язабыз.  Балалар кызыклы уеннар да яраталар. Призлыларын бигрәк тә.  Моңа Яңа ел лотерясы ярдәм итә.  7 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Бәхет кемгә елмая” дип исемләнгән  балалар лотереясы үткәрделәр. Бу чара елдан ел традициягә әйләнеп бара. Балалар бик теләп катнашалар. Лотерея уйнату уеннар белән үрелеп барды.

Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрнең үтәлеше белән әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме. Иске Җөри авыл модель китапханәсендә дустанә мохиттә «Территория волшебства» күңел ачу-уен программасы үтте. Китапханәчеләр балалар өчен кызыклы конкурслар әзерләделәр, анда барысы да актив катнаштылар һәм призлар алдылар. Шулай ук чарада катнашучылар бер үк вакытта ике кул белән рәсем ясауда үз көчләрен сынап карадылар. Алар кәгазьгә генә түгел, ә интерактив өстәлнең тылсымлы экранында ясадылар.

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә балалар кыш турында «Снежная - нежная сказка Зимы» исемле әкиятне карадылар. Кыш-елның искиткеч вакыты. Анда бик күп тылсым һәм матурлык бар, һәм бу шулай ук күңелле вакыт. Чара барышында балалар әкиятләр карап кына калмадылар, ә күп яңалыклар белделәр: урман хайваннары ничек кышлый, кем йокыга китә, кем кырларда, урманнарда кар өстендә йөгерә, эзләрен бутый. Чара ахырында, яраткан әкият геройларын сайлап, балалар аларны рәсемгә төшерделәр. Бөтен чара мультфильмнардан күңелле музыка һәм яхшы кәеф белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International