Күкчә авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча мастер класс үткәрелде.

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Чарада балалар келәмле чигү ысулларына өйрәнделәр. Келәмле чигү - кул эшенең уникаль төре, ул хәзерге вакытта үзенең икенче тууын кичерә һәм яшьләр арасында аеруча популярлаша бара. Катнашучылар үз эшләрен элмәк техникасы белән башкардылар. Бу чигү ысулы келәм энәсе ярдәмендә: җепне кирегә таба элмәк ясалып тукыма аша этеп чыгару. Һәркем төрле стильдә һәм интерпретацияләрдә эшләнмәләр булдыра алды. Дәрестә балалар милли бизәкле келәмнәр ясау буенча күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International