2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатыннан Шармыш авыл китапханәсендә «Гаилә белән уку өчен китаплар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Гаилә белән уку нигезендә «үз эчеңнән уку»дан аермалы буларак, «кычкырып уку» практикасы ята һәм гаиләнең берничә әгъзасы: ата-аналарның һәм балаларның, әби-бабайларның һәм оныкларның, өлкән һәм кече балаларның бергәләп укуы күздә тотыла. Шуңа күрә гаилә белән уку китаплары олыларга да, балаларга да бер үк дәрәҗәдә кызыклы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Китапханә кунаклары күргәзмәдән Россия һәм чит ил авторларының нәфис әсәрләрен һәм ата-аналар өчен методик басмаларны, шулай ук балалар белән ата-аналар белән бергә уку өчен матур әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр таба алачак.