Үз хокукларыңны кулланыр өчен, законнарны белергә кирәк. Субаш авыл китапханәсе хокук бозуларны профилактикалау буенча әңгәмә оештырды. Чара барышында китапханәче яшүсмерләрне балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы төшенчәләре белән таныштырды. Алар ничә яшьтән нинди җинаятьләр өчен каралганын аңлатты. Яшьләр кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Китапханәдә “Һәр яшүсмер белергә тиеш!” дип исемләнгән тематик күргәзмә эшләде.